Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир-атлар күбрәк бәхетсезлек очракларында үлә

Район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, 2016 елда районда 467 кешенең үлеме теркәлгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 75кә кимрәк. Үлүчеләр арасында ир-атлар - 239, хатын-кызлар - 228. Ир-атлар күбрәк үлә һәм аларның гомер озынлыгы да елдан-ел кими бара. 40 яшенә кадәр 20 ир-ат, 6 хатын-кыз яши алмаган. 30...

Район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, 2016 елда районда 467 кешенең үлеме теркәлгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 75кә кимрәк. Үлүчеләр арасында ир-атлар - 239, хатын-кызлар - 228.

Ир-атлар күбрәк үлә һәм аларның гомер озынлыгы да елдан-ел кими бара. 40 яшенә кадәр 20 ир-ат, 6 хатын-кыз яши алмаган. 30 процент, яисә 70тән артык ир-ат пенсия яшенә - 60 яшькә кадәр җитә алмаган. 2015 елда бу күрсәткеч 32 процент тәшкил иткән. Хатын-кызлар арасында пенсия яшенә кадәр вафат булучылар - 17.

Хатын-кызлар арасында үлем 60 яшьтән соң арта. Уртача алганда хатыннар ирләреннән башка ялгызлыкта 10-15 ел яшәргә мәҗбүр. Кызганыч, балалар арасында да үлем очраклары бар. 20 яшькә кадәрге 4 малай, 3 кыз вафат булган.

Хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында да үлемгә китерүче сәбәпләрнең беренче урынында - йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары. Икенче урында исә ир-атларда - онкологик авырулар, ә хатын-кызлар үлеменең медицина таныклыгында күрсәтелгән сәбәбе - картлык.

Асылынып үлү - суицид очраклары - 14, шуларның 4се - 40 яшькә кадәрге ир-атлар.

Төрле травмалар алып, суга батып үлүчеләр дә теркәлгән. 8 ир-атның гомере автомобиль катастрофаларында өзелгән.

Онкологик авырулар төрле яшьтәге 26 хатын-кызның гомерен алып киткән (2015 елда - 17). Шикәр диабеты авыруыннан соң 16 хатын-кыз үлгән (алдагы елда - 10).

Ир-атларның тормыш озынлыгын киметә торган биологик, мәдәни, шәхси факторлар бар.

Кешелекнең көчле затларында үлем күбрәк, чөнки алар, гүзәл затлардан аермалы буларак, авырлыкларга тиз бирешүчән, психологик яктан йомшаграк. Хатын-кызлар авырулар белән ныклап көрәшергә дә, һәрдаим сәламәтлеген кайгыртып торуга да сәләтле, дип саный район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.

Ир-атлардагы сәламәтлек проблемалары тәрбиядән дә килә. Ул, чирнең аермачык күренгән билгеләренә дә игътибар итмичә, авыртуга түзә. Чөнки аңа яшьтән үк: «Түз, авыртканын белгертмә», - дип тәкрарлыйлар. Статистика күрсәткәнчә, ир-атларның яртысыннан күбрәге, үзе узып китәр әле дип, якыннары бик ялынгач кына, яисә сәламәтлекләре тәмам беткәч кенә ярдәм алуга мөрәҗәгать итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев