18 апрель 2026 яңалыклары
-
Эльвира Мостафина Дәүләт Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Тукай районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафинага мәртәбәле бүләкне Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова тапшырды.
-
Әҗмәкәй бакчасы тәрбиячеләре: «Якты юл» – эшебездә ышанычлы ярдәмче
Әҗмәкәй авылындагы «Миләшкәй» балалар бакчасы коллективы «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарын яратып укый һәм аларны көндәлек эшчәнлегендә дә куллана. Тәрбиячеләр фикеренчә, район газетасы файдалы мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөһим мәйдан булып тора.
-
Татарстанда 2026 елда 100дән артык йорт төзеләчәк
2026 елда Татарстанда 3 меңнән артык гаиләне яңа торак белән тәэмин итү планлаштырыла — моның өчен республикада 100дән артык күпфатирлы йорт төзеләчәк.
-
Иштирәк мәктәбендә узган мәктәп елларының иң якты хатирәләре “Якты юл”ның архив язмасында
“Якты юл”ның алтын фондыннан сәхифәсенең чираттагы язмасы 2007 елның 5 апрелендә дөнья күргән булган. Инде күп еллар узуга карамастан, Иштирәк мәктәбе укучысы Диананың мәктәпне тәмамлар алдыннан бүлешкән уй-фикерләре бүгенге 9 һәм 11 сыйныф укучыларыныкы белән дә тәңгәл киләдер. Мәктәпне яратуы, укытучысына карата булган хөрмәт хисен еллар тузаны басып китмәгәндер әле, бу язма да хәтер сандыгына күз салу өчен менә дигән мөмкинлек булыр.
-
Бүген, 18 апрельдә республика халкын аязучан-болытлы һава торышы көтә
Төнлә кайбер районнарда аз гына яңгыр явуы ихтимал, аерым урыннарда томан төшәчәк. Бу күренеш иртәнге сәгатьләрдә юлларда күрү мөмкинлеген киметергә мөмкин.