17 июнь 2017 яңалыклары
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенә фотолар кабул итүнең соңгы көннәре
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл» («Светлый путь») газетасы уңган-булган хуҗабикәләребез өчен Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы белән берлектә «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан иткән иде. Бүгенге көндә район авыл җирлекләреннән булган 8 катнашучыбыз бар инде. Игътибар: рецептлар белән фотоларны 18 июньгә кадәр генә кабул итәбез. Аннары...
-
«Татарстан» совхозы поселогында яшәүчеләр – наркотикларга каршы
26 майдан 26 июньгә кадәр районда «Наркотикларсыз тормыш» профилактик айлык бара. Аның кысаларында «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортында җирлекнең медицина хезмәткәре Наталья Ерхова катнашында махсус чара үтте. Ул очрашуга килгән үсмерләрне спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт тормыш алып барырга чакырды. Аңа кадәр поселокта яшәүче балалар һәм яшьләр белән район прокуроры ярдәмчесе...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 8нче катнашучысы
Теләнче Тамак авылыннан Рәйлә Закирова. Ул түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мин авылыбызның мәдәният йортында режиссер булып эшлим. Нинди генә һөнәр иясе булса да, һәр хатын-кыз тәмле итеп ашарга пешерә белергә тиеш, дип саныйм. Мин бигрәк тә улым, кызларым, тормыш иптәшем яратып ашый торган ризыкларны пешерергә тырышам: пилмән, бәлеш, өчпочмак,...
-
«Якты юл»да – район тормышы, безнең яшәешебез
Икенче яртыеллыкка көндәлек матбугатка язылу вакыты кыскарып килә. Кайберәүләр: хәзер бит Интернет заманы, газетаны әлләни укымыйлар дисәләр дә, заманында почта тартмасы тулырлык газета-журналлар алдырып, укып барган безнең буын кешеләре дөнья хәлләрен, район тормышын газетадан укырга күнеккән. Аннары, авыл пенсионерларының күпмесе генә Интернетта утыра ала микән?
-
«Болгар-Туган тел» аланында булып кайттылар
«Сәләт» республикакүләм лагереның «Болгар - Туган тел» аланы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телне тормышның төрле өлкәләрендә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Ул проектның максаты - татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү. Аның беренче сменасы 8-14 июньдә үтте; икенчесе исә - 18-24 июнь көннәрендә оештырылачак. «Болгар - Туган тел» аланында ял...