14 сентябрь 2017 яңалыклары
-
ГӨМБӘ ЧОРЫ: УРМАНДА АДАШМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Көз кереп кенә килә, ә Татарстан урманнарында адашып югалучылар саны инде дистәләп исәпләнә. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы гөмбәчеләргә "мылтыксыз аудан" исән-имин кайту өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искә төшерә. Татарстанда гөмбә чоры. Халык, кәрҗин-кәрҗин майлы гөмбә, каен гөмбәсе, ак гөмбә җыеп кайтырга ниятләп, урманга юнәлә. Тик күбесе, урманда калып адашуның бик...
-
Кнәзлеләр тыныч киләчәк яклы
Тукай районында «Экстремизмга - юк» дип аталган берайлык бара. Шул нәүбәттән чыгып, Кнәз авылының мәдәният йортында балаларга һәм яшүсмерләргә «Караңгылыктан бер адым алга» («Шаг из тьмы») дип аталган документаль, шулай ук «Костя» фильмнары күрсәтелде. Залда тынлык урнашты, җыелганнар бер сүз эндәшмичә фильмнарны олы кызыксыну белән карадылар. Соңыннан исә күрсәтелгәннәр буенча...
-
Тукай районында ятимнәр һәм социаль ипотека программасында торучылар фатирлы булдылар
Александр Яковлев ятимнәрне торак белән тәэмин программасы буенча чиратта 2012 елдан торган. Бүген ул Круглое Поле поселогында төзелгән өр-яңа йорттан фатир ачкычы алды. Тантанага Александр хатыны Вера һәм кечкенә улы белән килгән иде. Олы кызлары исә балалар бакчасында. Александр белән беррәттән кичә районның тагын 15 ятиме тораклы булды. Аларның барысына...
-
Ташкичү авылында чишмә бәйрәме узды
Мусабай-Завод авыл җирлегендә тагын бер чишмә сафка басты. Шушы көннәрдә Ташкичү авылында «Дәүләт чишмәсе» бәйрәме узды. Көмеш балдаклар чыгарып агучы бу чишмә, авылның бик матур урынында урнашкан.
-
Өлкәннәр зур көшелдә үз өлешләре булу белән горурлана
Сентябрь башында пыскаклап яуган яңгырлы көннәр арасында бер-ике көн матур, кояшлы, назлы йомшак җилле булып алды. Шундый көнне район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Галимҗан Зарипов белән Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка, өлкәннәребезнең быелгы катлаулы урак өстендә хуҗалыкка ни дәрәҗәдә булышулары турында белешергә бардык.
-
Әдәби-музыкаль кичәгә рәхим итегез
«Энергетик» мәдәният сарае коллективы 15 сентябрь 17 сәгатьтә ГЭС бистәсенең 4/5 йорты каршындагы әдәби скверында драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрә. Телефон: 70-16-50. 6+
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 14 сентябрь көнне, Тукай районында аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 23 градус җылы, төнлә +12 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, атна ахырына кадәр көннәр җылы һәм яңгырсыз торачак.