13 август 2016 яңалыклары
-
Утыз алты ел кулга-кул тотынып яшиләр
Миңа үз эшләренең остасы булган укытучылар - Валентина Михайловна һәм Александр Николаевич Будкиннар белән эшләү бәхете насыйп булды. Бәтке мәктәбенә 1990 елда килгән белгечләр үзләренең зыялы, белемле, һәркемгә ачык йөзле булулары белән хезмәттәшләренең генә түгел, авыл халкының да хөрмәтен казандылар.
-
Яңартылган буалар районда елдан-ел арта
Ясалма сулыклар авыл өчен бик кирәк. Буалар булган җирлекләрдә күпләп каз-үрдәген дә асрыйлар, балыгын да тоталар. Янгыннар килеп чыкканда да, суның якында булуы нык ярдәм итә, тагын да олырак бәлаләрдән коткара. Ә алардан файдалану өчен, иң беренче чиратта, объектларның төзек һәм бөтен уңайлыклар да тудырылган булуы мөһим. Район территориясендәге буаларның...
-
Законсыз рәвештә аракы сатучылар турында хәбәр итеп акча эшләргә була
ТР Хөкүмәтенең «Халык контроле» порталына алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше хакында хәбәр юллаучыларга 1000нән 3000 сумга кадәр күләмдә акча түләнә башлады. Мәсәлән, Минзәлә районының бер авылында стационар булмаган сәүдә объектында сыра продукциясе сату турында хәбәр итүче, факт чыннан да раслангач, 2000 сум акча алуга иреште. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең...