Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Утыз алты ел кулга-кул тотынып яшиләр

Миңа үз эшләренең остасы булган укытучылар - Валентина Михайловна һәм Александр Николаевич Будкиннар белән эшләү бәхете насыйп булды. Бәтке мәктәбенә 1990 елда килгән белгечләр үзләренең зыялы, белемле, һәркемгә ачык йөзле булулары белән хезмәттәшләренең генә түгел, авыл халкының да хөрмәтен казандылар.

Дәресләр алып бару белән бергә, мәктәпнең, авылның җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар алар, мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясарга да өлгерәләр. Бакчаларында күптөрле яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерәләр, маллар да тоталар. Нинди генә эш булмасын, кулга-кул тотынып башкаралар. Мөгаен, аларны Аллаһы Тәгалә үзе табыштырган, кавыштырган, бер-берсен яраттыргандыр.

Алабуга педагогия институтының математика факультетында укыганда, 1977 елда, 5нче курс студенты Александрны Бәтке мәктәбенә практикага җибәрәләр. Бар эшләрдә дә актив булган комсомол кызга - 10нчы сыйныф укучысы Валентинага - шул вакытта ук күзе төшә Александрның. Ләкин сүз катарга гына кыюлыгы җитми. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырганнан соң, Валентина да Алабуга педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Шул вакытта гына Александр кызга хисләрен белдерә.

Диплом алганнан соң, Александр туган поселогы Татарстанга - Кнәз урта мәктәбенә эшкә кайта. Бар сәләтен эшкә җигә: мәктәп укучыларын беренче көннәрдән үк үз фәненә гашыйк итә. Шул ук вакытта Валентина белән хатлар языша. Ул хатлар, яшьлек хатирәләре булып, әле дә гаилә архивында саклана. Ике елдан егет белән кыз өйләнешәләр. Валентина, читтән торып укуга күчеп, ире артыннан поселокка кайтып китә.

1992 елда алты яшьлекләрдән тәүге тапкыр 1нче сыйныф ачыла. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган Валентинага башлангычларны укыту методикасын яңабаштан өйрәнергә туры килә. Бернинди кулланма әсбаплар, методик материаллар булмый. Әлбәттә, бар нәрсә дә тиз генә барып чыкмый, ләкин ул вакыттагы укучылары бүген дә аны яхшы сүз белән искә алалар.

Аннары Будкиннар гаиләсе Бәткегә күченеп килә. Аларга тарих һәм җәмгыять белемен укытырга тәкъдим итәләр. Яңадан барысын да өйрәнергә туры килә. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Бу юлы да фәннәрнең нигезләрен сүз китермәслек итеп бирәләр. Озакламый мәктәп җитәкчелеге Валентина Михайловнага тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын тапшыра. Иртән дәресләр, кичен төрле чаралар, төнлә алдагы көнгә әзерләнү - көннәр әнә шулай дәвам итә. Ире Александр һәр эштә Валентинага терәк була. Кирәк икән, баянында да уйный, шигырен дә яза. Аның әниләр турында җыры бар, мәктәп гимнының да авторы Александр Николаевич. Ә өйдә аларны балалары көтә, аларны игътибардан читтә калдырырга ярамый.

Шулай итеп, сиздермичә, еллар үтә. Балалары, үсеп, мәктәпне медальләргә тәмамлап, икесе дә Алабуга педагогия институтында югары белем алдылар. Уллары Николай ЮХИДИдә эшли, кызлары Ольга инглиз теле укыта. Икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр.

Валентина Михайловнага, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә, берничә ел элек мәктәптән китәргә туры килде. Ләкин укучылар, рус теленнән имтиханнар тапшырганда, аңа, ярдәм сорап, еш мөрәҗәгать итәләр. Александр Николаевич балаларга математика, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән булыша. Ул озак вакыт районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе булды. Ел саен укучыларны бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерли. Район һәм республика олимпиадаларында, «Умники и умницы» бәйгесенең региональ этабында җиңүчеләре бар. Парламент дәресләрендә дә аның тирән белемгә ия булуы ярдәмгә килә. Мәгариф тармагындагы казанышлары өчен, 2008 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Будкиннарда шундый гадәт кертелгән: һәркайда тәртип булырга тиеш. Капкадан ук кунакларны берсеннән-берсе матур чәчәкләр каршы ала. Бакчалары һәр елны мул уңыш белән сөендерә. Йорт эчендә дә матурлык һәм җылылык хөкем сөрә. Менә шулай итеп, бер-берсен аңлап, кулга-кул тотынып, 36 ел бергә яшиләр Валентина һәм Александр Будкиннар.

Раушания Шаһимәрдәнова,
Бәтке урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев