Яңартылган буалар районда елдан-ел арта
Ясалма сулыклар авыл өчен бик кирәк. Буалар булган җирлекләрдә күпләп каз-үрдәген дә асрыйлар, балыгын да тоталар. Янгыннар килеп чыкканда да, суның якында булуы нык ярдәм итә, тагын да олырак бәлаләрдән коткара. Ә алардан файдалану өчен, иң беренче чиратта, объектларның төзек һәм бөтен уңайлыклар да тудырылган булуы мөһим. Район территориясендәге буаларның...
Тукай районында 36 капиталь буа исәпләнә. Бүгенгә аларның 23е тулысынча төзекләндерелде. Капиталь ремонтлау «Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиоратив эшләр» дип аталган программа кысаларында башланды. Аннары «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы» гамәлгә керде. Объектларның берсен төзекләндерү генә дә берничә миллион сумга төшә. Республика программалары эшләмәсә, күләмле ремонтларны район бюджетыннан гына башкару һич тә мөмкин булмас иде.
Гидротехник корылмаларны төзекләндерүне «Яр Чаллы Мелиоводстрой» оешмасы алып бара. Подряд эшләрен әлеге оешма тулысынча үзе башкара. Күп еллар шушы юнәлештә эшләп, алар инде зур тәҗрибә тупларга өлгергәннәр, үз эшләренең осталарына әйләнгәннәр. Барлык таләпләрне үтәп эшлиләр, объектларны җиренә җиткереп тапшыралар.
Быелгы ремонт планына райондагы дүрт буа кертелде. Бер ай элек подрядчылар Таулы Дөреш авылы һәм Комсомолец поселогы янындагы объектларны куллануга тапшырганнар иде. Күптән түгел район башлыгы Васил Хаҗиев һәм Казаннан «Татмеливодхоз» идарәсенең төзелеш бүлеге башлыгы Рәшит Хафизуллин Ташкичү авылы артындагы буаны кабул итеп алды. Бүген Байбүләк авылы буасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә. Шулай ук быел Иштирәк һәм Әҗмәкәй буаларында ремонт эшләрен башлап кую планлаштырыла. «Калган объектларны да әкренләп төзекләндерү күздә тотыла, ел саен якынча 4-5 проект әзерләнә», - ди «Яр Чаллы Мелиоводстрой» җәмгыяте директоры Фәрит Гыйздәтуллин.
Һәр объектта да авария булганда суны агызу, боздан саклау, төптән су җибәрү җайланмалары ясала, задвижкалар алыштырыла, буаның өсте ремонтлана, юлга вак таш салына, сигнал баганалары утыртыла. Таләп ителгән эш төрләренең барысы да башкарыла.
- Төзекләндерүдән соң буа бөтенләй башка төс алды, - дип үз фикерен белдерә Ташкичү буасына терәлеп урнашкан «РИЗ-1» бакчачылык ширкәте рәисе Иван Толканов. - Суы да күзгә күренеп чистарды, хәзер ләм дә утырмас дип уйлыйбыз. Күпер өсте дә яктырып, тигезләнеп калды. Йөрергә рәхәт. Ширкәт бакчага сибү өчен суны да шуннан ала. Янгын сүндерү машиналарына төшү урыны ясау шулай ук бик мөһим. Сер түгел, бакчачылык җәмгыятьләрендә ут чыгу очраклары еш булып тора. Әлеге буаны ремонтлауны мин күптәннән сорый идем инде. Ниһаять, төзелеш программага кертелде һәм без, бакчачылар, моңа бик сөенәбез, эшне оештыручыларга, финанслаучыларга һәм башкаручыларга рәхмәт әйтәбез.
- Мусабай-Завод авыл җирлеге биләмәсендә төзекләндерүне сораган дүрт капиталь буа бар иде. Бүген аларның барысы да ремонтланып бетте. 2013 елда Бордыбаш белән Мусабай-Завод арасындагы буаны, 2014 елда Мусабай-Заводның урман буендагы буасын, 2015тә Кызыл Байрак һәм Җикәнле Күл арасындагы сулыкны һәм быел Ташкичүнекен яңарттык. Хәзер халык күпер өстеннән курыкмыйча техникада үтә, су буенда ял итә, балык тота. Авылларда яшәүчеләр бик канәгать, - ди Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева.
Район җитәкчелеге, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, бакчачылык ширкәтләре вәкилләре, басуларын сугару өчен буалардан файдаланучы авыл хуҗалыгы оешмалары төзекләндерү программаларының дәвамлы булуын телиләр, «Татмелиорация» траст компаниясе җитәкчесе Әнвәр Залаковка, аның белгечләренә, хезмәткәрләренә, подрядчы оешмага газета аша олы рәхмәтләрен җиткерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев