12 апрель 2017 яңалыклары
-
«Чаллы яшелчәсе +» хуҗалыгы Тукай районында беренчеләрдән булып кырга чыкты
Хуҗалыкта бүген кичкә көзге культураларны тамырдан тукландыруны тәмамларга исәплиләр. Бу эшкә алар дүшәмбе көнне керешкән иде. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыпов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә кырда ике «туман» агрегаты эшли. Ике көн эчендә 410 гектардагы арыш һәм көзге бодай тамырдан тукландырылган. Бу максатка 41 тонна минераль ашлама тотылган. Район авыл хуҗалыгы...
-
Космонавтлар Чаллы төзелешендә
Космонавтика көне уңаеннан Чаллының да космонавтлар белән үзара бәйләнештә булуын әйтәсе килә. Ул КамАЗ төзелеше елларында матур төс алды. Мәгълүм ки, Бөтенсоюз төзелешендә яшьләр белән очрашуга илнең Олимпия чемпионнары да, танылган язучылар, артистлар да, космонавтлар да килә һәм төзелеш мәйданнарында чыгышлар ясыйлар иде. Галәм киңлекләрен ике тапкыр иңләп кайткан, ике...
-
"Минем яраткан дустым": 4 нче катнашучы Дамир Биктаһиров
Минем исемем Дамир Биктаһиров. Миңа 5 яшь. Калмаш авылында яшим. Бу минем йомшак дустым Йомшаккай. Мин аны үзем карыйм, үзем тәрбиялим, үзем үстерәм.
-
Байконурда татар моңнары
Еллар үтеп, битләре саргайган, кырыйлары укый-укый кыршылган, космонавтлар шәһәре Ленинскида басылып чыккан «Байконур» газетасын дулкынланып кулыма алам. Ихтимал, аны космодром хезмәткәрләре һәм космонавтлар кызыксынып укыгандыр, эчтәлеген тагын да баету турында фикерләшкәннәрдер, хәтта космоска алып китүчеләре дә булгандыр, дигән уй башка килә. Шунысы да мәгълүм: Байконур космодромының беренче чираты төзелеп сафка...
-
Республика комиссиясе «Кама» агрофирмасын һәм «Гигант» хуҗалыгын уңай бәяләде
Үткән җомгада районда махсус комиссия эшләде. Ул районның сигез хуҗалыгында булып, авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәя биргәндә, механизаторларның куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең үтәлешенә, махсус эш киеме, ягулык-майлау материаллары, орлык, ашлама белән тәэмин ителешенә аеруча игътибар бирделәр. Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус...
-
Прокуратурада эшмәкәрләрне кабул итәләр
Эшмәкәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Россия Генераль прокуратурасы карары нигезендә, прокуратура органнарында эшмәкәрләрне бердәм кабул итү көне оештырыла. Район прокуратурасы да апрель башыннан бу эшне башлады. Кабул итү ай саен беренче сишәмбедә эш сәгатьләрендә үткәреләчәк. Эшмәкәрләр прокуратураның үзенә - Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 52нче йорт (ГЭС бистәсе, 8/4...
-
Тукай районы шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәевадан милләт турында кайгыртып язылган язгы шигырь
Җиргә яз килә! Дөнья буталган, саташкан, ...Җиргә яз килә! Бу матурлыкны, әйтегез, Кайсыгыз күрә?.. Әнә, сандугачлар кайткан, Матур җыр суза! Туган илдә генә күңел, Хисләргә тула... Үз телендә сайрый кошлар, Илләр гизсә дә. Җырлап тарата шатлыгын, Ана телендә! Янга дуслары җыелган: Карга, чыпчыклар... Бергә-бергә җим ташыйлар, Ныгый канатлар. Каршы ала...
-
Имтиханга кергәндә укыла торган догалар
Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу. Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы - монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану - монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне...