Байконурда татар моңнары
Еллар үтеп, битләре саргайган, кырыйлары укый-укый кыршылган, космонавтлар шәһәре Ленинскида басылып чыккан «Байконур» газетасын дулкынланып кулыма алам. Ихтимал, аны космодром хезмәткәрләре һәм космонавтлар кызыксынып укыгандыр, эчтәлеген тагын да баету турында фикерләшкәннәрдер, хәтта космоска алып китүчеләре дә булгандыр, дигән уй башка килә. Шунысы да мәгълүм: Байконур космодромының беренче чираты төзелеп сафка...
Безнең кулдагысы - 1991 елның 19 гыйнварында чыкканы - нибары өченче саны. Редакция хәбәр итүенчә, газета атнага өч тапкыр - сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә басылып, укучылар хозурына бирелә икән. Газетаның беренче битендә космонавтлар тормышындагы мөһим вакыйгаларга урын түрдән. Әлеге санда космоста эшләүче космонавтлар Муса Манаров белән Виктор Афанасьевка ягулык, кислород, приборлар, аппаратура жиһазлары, кояш батареясын күчерү җайланмалары, азык-төлек, хатлар һәм башка кирәк-яракларны транспорт космик корабленә төяп озату вакыйгасы тасвирлана. Әлеге вакыйга уңаеннан Байконурга Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев һәм рәсми кешеләр килгән. Алар бер мизгелдә «Прогресс» космик транспорт кораблен олы юлга озаталар. Газетада шул хакта фоторепортаж бирелгән.
Әлеге газетаны миңа Байконур космодрымында хәрби частьтә хезмәт итеп, отставкага чыккан һәм Чаллыга кайтып, «КамАЗ-ТЭЦ»ында җаваплы эштә эшләгән майор Мирхасыйм Миннәхмәт улы Нуриевның хәләл җефете Альбина Газизҗан кызы тапшырган иде. Газета аның шәхси архивында сакланган. Мирхасыйм белән Альбина Күзкәй урта мәктәбендә бер сыйныфта укыйлар. Яшьтән үк җырга-моңга һәвәсләр, гаилә коргач та спектакльләрдә катнашалар. Альбина матур итеп җырлый, Мирхасыйм гармунда уйный. Сәнгатьне сөю хисе Байконурга хәрби хезмәткә чакырылгач та тынгы бирми, аларны мәдәни чараларга даими дәшеп торалар. Ә 90нчы еллар башында илдә үзгәртеп корулар башлангач, милли үзаңны үстерү, милли мәдәни үзәкләр оештыру турында сүз кузгалгач, Байконурда эшләүче күп кенә татар-башкорт халкы үзләренең мәдәни җәмгыятьләрен булдыруны максат итеп куялар. Бу мөһим мәсьәләне хәл итүгә Байконурга концерт белән килгән Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сәфиуллина һәм композитор Риф Гатауллин төркеменең зур йогынтысы була. Алар концерттан соң татар-башкорт җәмәгатьчелеге белән сөйләшеп, космонавтлар каласында татар-башкорт мәдәни үзәге булдырырга карар кылалар. Шәһәрнең мәгариф һәм мәдәният бүлекләре булышлыгы белән әлеге үзәк үз эшен җәелдерә. Татар телен өйрәнү курслары оештырыла һәм матур гына эшләп китә. Ана телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу турыда «Байконур» газетасында «Торгызырга һәм сакларга» дигән күләмле генә мәкалә дә басыла. Анда мәдәни үзәк җитәкчесе, укытучы Рәзилә Гарифуллинаның шушы юнәлештәге эшчәнлегенә уңай бәя бирелә. Офицерлар клубында үткән татар-башкорт үзешчәннәре чыгышы мактап телгә алына. Җырчылардан инженер Мәгариф Раянов, курайчы, подполковник Харис Сәгыйтов, якташларыбыз Альбина белән Мирхасыйм Нуриевларның чыгышлары тамашачыга аеруча ошады, дип яза «Байконур» газетасы.
Мәдәни үзәкнең оешуына күп вакыт үтсә дә, туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча җәелдерелгән эшнең дәвамлы булуы шатлыклы хәл. Гомеренең матур чаклары Ленинск каласында үткән Альбина Нуриева Байконурдагы дусларыннан хатлар ала. 90нчы елларда алар салган башлангычның бүгенге көндә дәвамлы булуына һәм үстерелүенә чын күңеленнән сөенә ул. Байконурдагы татар моңнары еракларга ишетелә.
Хәмит Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев