Биклән халык театры үзешчәннәре Р. Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектаклен сәхнәгә куйды
7 март көнне Биклән мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә Биклән халык театры үзешчәннәре тарафыннан Р. Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне сәхнәгә Биклән халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Абдуллин куйды. Рольләрне ышандырырлык, оста итеп авылдашларыбыз Гөлнур Гимадиева (Минзифа), Гөлнара Зиятдинова(Дилфузэ), Рамил Бәдертдинов (Имаметдин), Ринат Якупов( Әбүбәкер),...