Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләктә “Нур” халык театры Р.Сафинның “Түләкәй” әсәрен сәхнәгә куйды

Яз - безнең тормышыбызга яңа көч, дәрт - омтылышлар, яңа ышанычлар алып килә торган табигатьнең иң гүзәл вакыты. Менә шул чорда яз һәрбер кешенең күңеленә гүя үзенең яңа сулышын өрә. Табигатьнең уянган вакытында безнең күңелләрдә яңа идеяләр, яңа уйлар барлыкка килә дә инде. 5 март көнне Яңа Бүләк мәдәният йортының...

Яз - безнең тормышыбызга яңа көч, дәрт - омтылышлар, яңа ышанычлар алып килә торган табигатьнең иң гүзәл вакыты. Менә шул чорда яз һәрбер кешенең күңеленә гүя үзенең яңа сулышын өрә. Табигатьнең уянган вакытында безнең күңелләрдә яңа идеяләр, яңа уйлар барлыкка килә дә инде.
5 март көнне Яңа Бүләк мәдәният йортының "Нур" халык театрының башкорт язучысы Р.Сафинның "Түләкәй" әсәрен да менә нәкъ шундый яңа омтылыш, яңа көч белән эшләнде. Спектакль барышында тормышыбыздагы гаять четерекле проблемалар яктыртылды, чишелде: туган авыл, туган нигезгә мәхәббәт, аның табигатен саклауга кешеләрнең мөнәсәбәте, авыл кешеләренең саф, эчкерсез күңелләренең яктылыкка, матурлыкка омтылулары.Ә әсәрдәге төп геройлар Түләкәй ( Раил Нәбиуллин) белән Зиләйлүк ( Минзилә Салахова) арасындагы олы мәхәббәт, күпме еллар үтүенә, нинди генә киртәләр булуына карамастан, суынмаган, аларның кабаттан очрашып, бергә калулары һәрбер тамашачының йөрәгендәге иң нечкә кылларын кузгатты, күзләргә яшь китерде.
Апуш( Илнар Насыйбуллин) һәм Алмагөл ( Земфира Әхмәтҗанова) арасындагы эчкерсез мәхәббәт тә бер көлдереп алды, кайбер урыннарда тетрәндереп тә алды. Авылның янгын сүндерүчесе (Валерий Павлов) һәм аның хатыны Файзә( Зөлфия Мингалиева) образлары әле тамашачылар күңелендә бик озак сакланыр, чөнки бу образлар бик тә шаян, оста итеп башкарылдылар. Авыл Советы председателе Хөсәен( Сәлмән Әхмәтҗанов) әсәрдә кире образ итеп тасвирланган, әмма ул да олы мәхәббәте Зиләйлүкне алдап, үзенә кияүгә чыгарга мәҗбүр итсә дә, әсәрнең ахырында "үзенә" кайта, ягъни Түләкәй үзенә кылган начарлыкларын гафу итеп, аннан үч алмыйча, Хөсәенне үзенең картинасында яхшы кеше итеп тасвирлый.
"Менә бит кешенең кешегә кылган бер яхшы гамәле - нинди генә начар кеше булмасын, аны үзгәртергә мәҗбүр итә икән!,"- дигән уй туа тамашачы күңелендә .Ә Түләкәйнең кызы образын мәктәп укучысы Рамилә Кыямова бик оста итеп ачып бирә алды, бу роль аның өчен халык театрының өлкәннәр төркемендә дебюты булды. Кызның( Р.Кыямова) спектакльнең ахырында "Сау булыгыз, Актау каеннары, мин кайтырмын әле сезгә!" - диеп саубуллашуы, авыл яшәр, андагы тормыш дәвам итәр, шул кыз сыман яшьләр авылга кайтырлар, нигезләр таралмас! - дигән матур уйлар "Актау каеннары кебек яфрак ярдылар!" һәрбер тамашачы күңелендә.
Спектакльнең музыкаль бизәлешен мәдәният йорты директоры Назыйр Гыймазетдинов һәрбер образга, һәрбер мизансценага туры килерлек итеп сайлый белгән. Бу әсәр 1973- 75 елларда язылса да, әле бүген дә бик тә актуаль, чөнки ул хәзерге заманның да иң тирән проблемаларын үз эченә алган. Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте, көчле алкышлар белән үзләре яраткан авыл артистларына тирән мәхәббәтләрен белдерделәр. Мәдәният йортының фойе өлешендә "Үткән белән бүгенгене тоташтыра асыл җепләр" дигән кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды һәм һәрбер кеше күңеленә бик хуш килде, дип хәбәр итә Яңа Бүләк мәдәният йорты режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев