9 февраль 2026 яңалыклары
-
Өзелгән җыр
Муса Җәлилнең киң укучыларга әлегәчә билгесез булган “Истәлек” шигыре 1941 елда Минзәләдә хәрби-сәяси курсларда укыган чагында язылган. Шигырь шагыйрьнең яшьлек хисләре, мәхәббәт һәм тормышка мәхәббәтен чагылдыра.
-
Рөстәм Миңнеханов «Алтын битлек» махсус премиясенә лаек булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия театр сәнгатенә керткән өлеше өчен «Алтын битлек» махсус премиясе лауреаты булды.
-
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Халыкара премия булдыру тәкъдимен җиткерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашты һәм ИСЕСКО генераль директоры белән очрашуда Габдулла Тукай исемендәге Халыкара премия булдыру инициативасы белән чыкты, дип яза Ватаным Татарстан.
-
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәт турында туры линия эшләячәк
9 февральдә РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча гражданнар белән туры элемтә оештырыла. Сорауларга ТР Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
-
Хәерле иртә!
Язга 19 көн калды...