Өзелгән җыр
Муса Җәлилнең киң укучыларга әлегәчә билгесез булган “Истәлек” шигыре 1941 елда Минзәләдә хәрби-сәяси курсларда укыган чагында язылган. Шигырь шагыйрьнең яшьлек хисләре, мәхәббәт һәм тормышка мәхәббәтен чагылдыра.
Муса Җәлилнең басылмаган бер шигыре тарихыннан
...Муса Җәлилнең бу шигыре безгә аның тормыш юлын күп еллар буена өйрәнгән тикшерүче-галим Шәмси абый Хамматов язмалары аша билгеле булса да (аерым алганда, ул аны үзенең «Муса Җәлил Минзәлә якларында», дигән язмасында искә ала), басылмау сәбәпле, әлегәчә киң даирә укучыларга билгесез булып калды.
Ул үзенең бу шигырен 1941 нче ел ахырында, Минзәлә шәһәрендә хәрби-сәяси курсларда укыган чорында, ул вакытта мәдәният йортында директор булып эшләгән, соңрак “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре”, дигән мактаулы исемгә лаек булган Рәбыйга апа Рәхим (Рәхимҗан) кызы Терегуловага атап язган. Истәлек шигырь Рәбыйга апаның үзенең үтенече буенча, аның шәхси “Истәлек дәфтәренә” теркәп куелган. Шуңарга, ул “Истәлек”, дип атала. Озакламый, 1942 нче ел башында ук, шагыйрь яу кырына китәчәк һәм аннан инде кире әйләнеп кайтмаячак...
Гомумән алганда, Муса Җәлилнең “Минзәлә чорыннан” (1941 нче елның 7 ноябре – 1942 нче елның 1 гыйнвары) дистәгә якын шигыре мәгълүм. Араларында иң билгелесе, мөгаен, “Минзәлә истәлеге”дер. Биредәге «Ленин байрагы» дип исемләнгән район газетасында аның «Бүләк», «Иншәр сеңелгә», «Чыршы җыры», «Мактанчыкка сабак» кебек шигырьләре дөнья күрә. Уку вакытында язылган шигырьләренең зур өлеше 1942 нче елда нәшер ителгән «Тупчы анты» җыентыгында урын ала. Әлбәттә, араларында югарыда искә алынган “Истәлек” шигыре булмый…
Бу шигырь нинди шартларда туа соң? Бу җәһәттән, сүзне Рәбыйга апа Терегулованың үзенә бирик:
“Муса Җәлил хәрби-политик курсларда укып йөргән чорда, мин культура йорты директоры булып эшли идем, - дип яза ул үзенең 1969 нчы елгы кулъязма истәлекләрендә. - Билгеле инде, сугыш елларында да халыкка культура хезмәте күрсәтергә күп көч куя идек.
Сугыш башында ук, барлык яшь егетләр фронтка китеп беткәч, спектакльләрдә ирләр ролен башкаручыларга кытлык туды. Шуңа күрә политик курсларның җитәкчеләреннән, безгә - культура йортына татар солдат-курсантларын җибәрүне сорап, үтендек. Моннан алда гына бу курстан татар иптәш телефоннан шалтыратты, монда булган татар егетләренең культура йортына килеп, төрле эшләрдә каташырга теләкләре булуын әйтте. Соңыннан мин аның Муса икәнен белдем.
Беркөнне шулай, бер бүлмәгә җыелып, репитиция ясап утыра идек, бер төркем татар егеләре – курсантлар килеп керде. Безнең күзләр дүрт булды: сөенечебезнең иге-чиге юк иде. Шуларның берсе: “җитәкчеләре үзем – Муса Җәлил булам. Мине бу егеләргә баш итеп, сезнең карамакка җибәрделәр, - ди бу миңа, - ләкин кичке сәг. 10 га кадәр генә. Әйдә, әйтегез, безгә нәрсә эшләргә?..”.
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәч, Муса һәм егетләр рольләрне бүлә башладылар. Без моңа бик сөендек. Рәбига Тукаева дигән кызыбыз, хәтта, биеп тә алды. Без өч пәрдәлек “Дүрт хикмәтле төен” (авторын хәтерләмим) дигән комедия әзерләдек. Мин – баш рольдә, Муса егет ролен башкарды.
Бу иптәшләр клубка озак кына йөрделәр. Бер кичне, хәтта, авылга да барып, спектакль куеп кайттык. Концерт программасы әзерләп, халык алдында
чыгышлар ясый идек.
Муса һәм башк курсантларны фронтка җибәрү вакыты җиткәч, без бергәләп саубуллашу концерты куйдык. Бу концертта Муса үзенең “Минзәлә истәлеге” шигырен дә укыды. Муса һәм аның иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт урнашкан иде. Шуңа күрә алар белән саубуллашу безгә җиңел булмады. Хушлашу билгесе итеп, шагыйрь минем “Истәлек” дәфтәремә түбәндәге юлларны язып калдырды:
Яшьлек хатирәсе онытылырмы?
Бәлки, әйе,
Бәлки онытылмас.
Бәлки төтен булыр,
Бәлки изге эштәй
Һичкайчан да үлмәс, юк булмас.
А, юк!
Онытылмасын яшьлек, онытылмасын
Онытылмасын тормыш таңыбыз,
Туган көндәй безнең истә торсын
“Курсант” булып йөргән чагыбыз!”.
Шунысы аянычлы, хәзерге вакытта бу истәлекләрнең төп нөсхәсе дә, Рәбыйга апаның үзе исән чагында кадерләп саклаган “Истәлек дәфтәре” дә сакланмаган. Алар барысы да, музейда фәкать күчермә кулъязмалар рәвешендә генә саклана. Шигырь дә тулы түгел - аның ахыры юк. Ә бәлки, шигырь авторның үзе тарафаннан тәмамланып бетмәгән булгандыр?.. Хәзер бу турыда ни дә булса әйтү кыен. Тик шулай да, “Истәлек” шигыренең безгә килеп ирешкән өлешендә дә, шагыйрьнең мәхәббәт катыш хәвеф тулы, яшьлеккә,
гомумән, яшәешкә мәдхия булып яңгыраган нечкә лирикасы тоемлана. Гүя, ул үзен алда нинди язмыш көтәсен алдан ук сизенгән:
«Истәлек»
Еллар, еллар
Яшен кебек кызу үтәсез
Безнең яшьлекне дә еракларда
Адаштырып кына китәсез.
Яшьлек хатирәсе онытылырмы?
Бәлки әйе,
Бәлки онытылмас,
Бәлки төтен булыр
Бәлки изге эштәй
Һич кайчан да үлмәс, юк булмас.
Бәлки...
....................
А, юк!
Онытылмасын яшьлек, онытылмасын
Онытылмасын тормыш таңыбыз,
Туган көндәй безнең истә торсын
"Курсант" булып йөргән чагыбыз.
.................
Шуның өчен Сезгә шигырь язам,
Истәлеккә калсын гомергә
Тик альбомың тулгач суга салма,
Күмеп куйма төпсез кабергә.
Еллар үтәр.
Алар саны...? Күпме?.. Белмим!
Кызу үтә, очсыз-кырыйсыз.
Шул вакытта яшьлек искә төшсә
Альбомыңны алып укырсыз.
Искә төшәр тиле шаярулар,
Тәрәзәләр, иске парталар,
Портретлар,
Якын дусларың,
Бәлки шунда тагын... карталар.
Тик мин төшмәм синең исеңә.
Яки төшсәм... (дәвамы юк)
Рәшит Галләм, тарих фәннәре кандидаты, Энҗе Данилова, М.Җәлилнең Минзәлә шәһәрендәге мемориаль музее мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев