Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов «Алтын битлек» махсус премиясенә лаек булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия театр сәнгатенә керткән өлеше өчен «Алтын битлек» махсус премиясе лауреаты булды.

2024–2025 елгы театр сезоны нәтиҗәләре буенча «Алтын битлек»нең ундүрт махсус премиясе лауреатлары игълан ителде. Бүләкләү турында карарны Россия Театр эшлеклеләре берлегенең секретариаты кабул итте. «Россия театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен» премиясе лауреатлары арасында — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Әлеге югары бүләккә шулай ук Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм танылган француз актрисасы Фанни Ардан лаек булдылар. Рөстәм Нургали улын театр мәдәниятен үстерүдәге казанышларын тану белән котлыйбыз!

Фото һәм мәгълүмат Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры соц. челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев