Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Халыкара премия булдыру тәкъдимен җиткерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашты һәм ИСЕСКО генераль директоры белән очрашуда Габдулла Тукай исемендәге Халыкара премия булдыру инициативасы белән чыкты, дип яза Ватаным Татарстан.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында берничә мөһим инициатива белән чыгыш ясады.

Сәфәрнең беренче көнендә республика башлыгы илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 100 ел тулуга багышланган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме түгәрәк өстәлендә катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халыкара хезмәттәшлекне үстерүдәге актив ролен ассызыклады, хәләл-индустрия һәм ислам банкингы өлкәсендә товар әйләнешен арттыру мөмкинлекләренә һәм киләчәк перспективаларга игътибар юнәлтте. Сәфәрнең төп вакыйгаларының берсе ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәт Әл-Малик белән очрашу булды.

Әлеге очрашуда Татарстан Рәисе ИСЕСКО канаты астында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исемендәге Халыкара премия булдыру тәкъдимен җиткерде.

Тәкъдим Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан һәм «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы кысаларында яңгырады. ИСЕСКО башлыгы әлеге инициативаны хуплап, мәсьәләне алга таба карарга кушты, дип хәбәр итә kazan.kp.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев