9 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Тукайлылар танылган композитор Ринат Гобәйдуллин белән хушлашты (видео)
-
Сәет авылы мәдәният йорты директоры Айсылу Габдрахманова: 2016 ел минем өчен уңышлы булды
Әгәр дә миннән "Синең өчен үткән ел нинди булды?"-дип сорасалар, мин "Кабисә ел булуга да карамастан, бик уңышлы ел булды", - дип җавап бирер идем. Ни өчен дисәгез, санап китәм. Беренчедән, ел башыннан ук диярлек минем клубның, дөресрәге, Сәет авылы клубының түбәсен бик матур итеп калай белән яптылар. Унөч ел...
-
Бүген танылган композитор Ринат Гобәйдуллин белән хушлашу булды (видео)
Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән композитор, "Сердәш" ансамбленең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин вафат булды. 200дән артык җыр авторы Ринат Гобәйдуллинга нибары 65 яшь кенә иде. Кичә иртән, машина руле артында барганда аның кинәт кенә йөрәге туктаган. Бүген Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда танылган композитор белән хушлашу...
-
Тукай районы имамнары белемнәрен күтәрергә Чаллыга барачак
Елдагыча, районыбыз имамнары шушы чорда белемнәрен күтәрә. Быел Тукай районының 56 мәхәлләсенең имамнары һәм мәэзиннәре (азан әйтүче) Чаллы шәһәренең "Ак мәчет"ендә 23нче гыйнвардан укырга керешәчәк, дип хәбәр итте районыбызның има-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов. Бер атна дәвамында алар дини белемнәрен тирәнәйтәчәк. 30 нчы гыйнвардан шул ук мәдрәсәгә белем күтәрү курсларына районыбызның...
-
2016 ел – Тукай районында иң күп бала туган ел
Узган елда Тукай районында 638 бала дөньяга килде. Бу - соңгы өч дистә ел дәвамында теркәлгән иң зур күрсәткеч. Районның ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина хәбәр итүенчә, башка елларда һәрвакыт малайлар кызларга караганда күбрәк туган, узган елны аларның саны беренче тапкыр бертигез булган - 319. Шунысы да кызыклы, игезәкләр тууы...