7 июнь 2022 яңалыклары
-
Тупланма пенсияне кайчан алырга мөмкин?
Хатын-кызларга аны - 55, ә ир-атларга 60 яшьтән ала башларга мөмкин (яки тулысынча тапкыр алырга була). Шунысы мөһим: тупланма пенсия алу страховка түләүләре күләменә йогынты ясамый.
-
«Пушкин көне» викторинасы үтте
Ел саен, 6 июндә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көнне бар дөнья Рус теле көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының иҗтимагый элемтәләр буенча департаменты белән мәдәни төрлелек һәм күптеллелекне үстерү, ярдәм итү программасы кысаларында оештырылган. Аның күпсанлы максатларының берсе – БМОның бар алты рәсми: инглиз, гарәп, испан, кытай, рус һәм француз телләрнең тигез хокукларын саклауга юнәлдерелгән. Оешма мәгълүматлары буенча рус телендә җир шарында 250 миллион кеше сөйләшә.
-
Интеллектуаль - күңел ачу уены узды
Шилнәбаш авылы ял паркы мәйданчыгында Пушкин көненә багышланган "Могҗизалы могҗизалы - искиткеч" дип исемләнгән интеллектуаль - күңел ачу уены узды.
-
Хат ташучылар, сезне бүләкләр көтә!
“Якты юл”га язылып, үз авылыгыздагы хат ташучыны җиңүче ит! Газетабыз хат ташучылар арасында 2022 елның икенче ярты еллыгына “Якты юл”(Светлый путь) газетасына яздыру буенча бәйге игълан итә. Ул июнь ахрына кадәр дәвам итә. Шушы чор эчендә газетабызны иң күп яздырган почтальионнарга бүләкләр әзерләдек. Һәр авыл хат ташучысыннан килгән яздыру квитанцияләре буенча өч җиңүчене билгеләячәкбез. Җиңүчеләргә шәп бүләкләр әзерләдек.
-
Татарстанда авыл ипотекасын кабат бирә башладылар
Татарстанда яшәүчеләр тагын ташламалы шартларда авыл җирендә йорт сатып ала йә төзи ала. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхозбанк авыл ипотекасы бирә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
-
Көн үзәгендә - газлаштыру
Россия Дәүләт Думасы Депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Альфия Когогина җитәкчелегендә, Тукай районында Татарстан Республикасында газлаштыру буенча федераль программаларны тормышка ашыру буенча эшче төркем күчмә киңәшмә уздырды.