7 май 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Боерган авылында ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар
Бөек Җиңүнең 72 еллык бәйрәме якынлашып килә. 1418 көн буе дәвам иткән дәһшәтле сугышта батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Тылда көнне төнгә ялгап эшләгән аналар һәм хатыннар, картлар һәм балалар югары фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Алар Җиңүне якынайттылар. Һәм бүген, дистәләрчә еллар узгач, аларның һәркайсының шәхси батырлыгын искә...
-
Лимонлы маффиннар
Кирәк: 3 йомырка, 200 г шикәр комы, 1 лимон, аз гына ванилин, 1,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, 15 процент майлылыктагы 100 г каймак, 100 г атланмай, 400 г он. Йомырканы шикәр комы кушып күпертергә, шуңа вак угычтан уылган 2 чәй кашыгы лимон кабыгы һәм шулкадәр үк лимон согы салырга. Ванилин,...
-
Укытучым минем – яшәү өлгем
Укытучы бик тә җаваплы, шул ук вакытта кызыклы һәм гаять катлаулы да һөнәр иясе. Ул күпкырлы белем, сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм яратып сайлаган һөнәреңә гомерең буе чиксез бирелгәнлек таләп итә. Тормышыбызда барлык һөнәр ияләре дә укытучының тырыш хезмәтеннән башлана. Шуңа күрә һәрберебез укытучысын иң җылы хисләр белән искә...
-
Бәйгедә җиңүчеләр «Үлемсез полк» чарасына әзерләнә
Мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» дип аталган конкурс үткән иде. Анда районның 22 мәктәбе катнашты. Аларның 7се финалга чыкты. Шулар арасыннан Новотроицкое мәктәбенең 6нчы сыйныфы ата-аналар комитеты җиңүче дип табылды. Әти-әниләр комитеты әгъзалары, балалар үзләре, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Нуретдинова «Хезмәт тәрбиясе,...
-
«Якты юл»га язылучыга – телевизор
«Татмедиа» АҖ 15 майдан газета-журналларга язылучылар арасында «Абуначегә - телевизор» дигән акция игълан итә. Анда катнашу өчен 2017 елның икенче яртысына «Татмедиа»ның өчтән дә ким булмаган басмасына язылырга кирәк. Язылуны почта, редакция яки Интернет аша (шул исәптән дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан) башкарырга була. Газета яки журналны 6 айдан да ким...