Укытучым минем – яшәү өлгем
Укытучы бик тә җаваплы, шул ук вакытта кызыклы һәм гаять катлаулы да һөнәр иясе. Ул күпкырлы белем, сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм яратып сайлаган һөнәреңә гомерең буе чиксез бирелгәнлек таләп итә. Тормышыбызда барлык һөнәр ияләре дә укытучының тырыш хезмәтеннән башлана. Шуңа күрә һәрберебез укытучысын иң җылы хисләр белән искә...
Резидә апа 1962 елның 8 маенда Актаныш районы Түке авылында туып-үскән. Тимершәех абый белән Саҗидә апа көтеп алган кызларына, җисеменә туры китереп, Резидә дип исем кушканнар. Кечкенә генә, чибәр, үтә дә сөйкемле, акыллы, эшчән кыз әти-әнисенең олы горурлыгы була. Башлангыч белемне үзенең туган авылында ала. Үсмер чагында ук укытучы булу теләге аны Яр Чаллы шәһәренең педагогия институтына алып килә. Уку йортын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган яшь белгечне районыбызның Иштирәк авылы мәктәбенә җибәрәләр. Шул елларда Резидә Тимершәех кызы Иштирәк авылының асыл егете Габделәхәт Туктаров белән таныша. Җыр-биюгә оста, тыныч, акыллы, бар яктан да уңган-булган гаиләдә тәрбияләнеп үскән егет Резидәне бер күрүдә үз итә. Озак та үтми яшьләр гөрләтеп туй ясыйлар.
Резидә апа белән Габделәхәт абый эш сөючән, үзләре кебек үк уңган-булган өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Радик, кызлары Айсылу һәм Ләйсән үз тормышларын кордылар. Туктаровлар гаиләсе яраткан оныкларына сөенеп бетә алмый.
Хөрмәтле укытучым үзенең хезмәт юлын башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә. 2004-2008 уку елларында безне башлангычта укыта. Бу дүрт ел эчендә Резидә Тимершәех кызы безне бердәм, дус-тату гаилә итеп туплады. Үзе кебек үк өлгер, бар җирдә дә актив, җитез булырга өйрәтте. Әле алай гына да түгел, мәктәптә, районда, республикада үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашты, призлы урыннар алды, кыйммәтле бүләкләр отты.
Мәктәп еллары минем хәтеремнән мәңге дә чыгасы юк. Һәркем үзенең беренче тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян сыйныфташларын, ягымлы, якын, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр. Мин дә үземнең ап-ак алъяпкыч киеп, чәчләрне матур итеп үреп, ак бантиклар тагып, аллы-гөлле чәчәк бәйләмен тотып, мәктәбемнең бусагасыннан атлап керүемне хәтерлим. Иң беренче тапкыр безне кечкенә генә кулларыбыздан тотып хөрмәтле, яраткан укытучыбыз Резидә Тимершәех кызы Туктарова зур, матур, яп-якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Сыйныфташларым белән беренче дәрес тыңлавымны, көндәлегебездәге беренче билгеләр - бөтенесе дә әле бүгенгедәй хәтердән чыкмый. Сыйныфташларым белән иң истә калганы: 4 малай арасында кызлардан берүзем укуымдыр, мөгаен. Малай халкы шук, шаян булса да, алар миңа карата бик хәерхаһлы, укытучы апабызга карата да хөрмәтле иде. Тату, дус булып үстек, билгеле инде, шаярган, тарткалашкан чаклар да булды.
Хәтердә: мин сыйныфташларым Рамил, Альберт, Айдар, Илнур белән беренче линейкада, Белем бәйрәменең репетиция көнендә басып торабыз. Шул вакытта якты елмаю белән безнең янга: «Шул буламени минем нәни укучыларым», - дип, Резидә апа килеп басты. Әле алай гына да түгел, йомшак кына итеп һәрберебезнең башыбыздан сыйпады. Ә мин шул вакытта: «Укытучы апабыз бик мөлаем, ул безгә чын дус, сердәшчебез була алачак», - дип уйлап куйдым һәм бу фикеремне сыйныфташ малайларга да әйттем. Шул көннән бирле Резидә Тимершәех кызы безнең өчен яраткан, кадерле укытучыбыз, киңәшчебез, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган булышчыбыз булды. Укытучыбыз безне тәүге көненнән үк үзенә гашыйк итте. Оста итеп язарга, җитез, дөрес укырга, җыр-биюгә өйрәтте, ихтирамлы, игътибарлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Сыйныфтагы укучы балаларны бер йодрыкка туплады, һәрдаим, тормыштан төрле мисаллар китереп, әдәби әсәрләр геройлары мисалында әхлаклы, тәрбияле, эшчән, туры сүзле, акыллы, ярдәмчел булырга кирәклегенә төшендерде.
Резидә Тимершәеховна безнең өчен киңәшчебез, сердәшчебез, җыеп кына әйт-
кәндә, акыллы остазыбыз була белде. Шуңа күрә без аны рәхмәт хисләре белән еш искә алабыз. Ә хәзерге вакытта хөрмәтле укытучымда сеңлем Алсу Нургалиева белем ала. Сеңлем дә укытучыбызны бары тик яхшы яктан гына телгә ала, кызыклы да, мавыктыргыч та дәресләрен көтеп ала.
Тирән белемле, тәҗрибәле, киң эрудицияле, гадел, бик зыялы укытучы ул Резидә Тимершәеховна! Инде байтак еллар үткәч тә мин аның сабырлыгына, тынгысыз, һөнәри осталыгына таң калам. Майның ямьле көнендә беренче укытучым үзенең гомер бәйрәмен - туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан чыккан иң изге теләкләремне аңа ирештерәсем килә. Хөрмәтле Резидә Тимершәеховна! Сезгә бәхетле озын гомер, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге, алсу иртәле имин көннәр, якты ал таңнар, шатлык-куанычлар гына теләп калам. Габделәхәт абый белән бергә-бергә балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигезлектә, исән-сау булып, кайгы-хәсрәтсез яшәргә насыйп булсын.
Айза Нургалиева,
Иштирәк - Яр Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев