6 апрель 2017 яңалыклары
-
Тукай районында спартакиада үтә
8 апрель көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында Тукай муниципаль районында мунипаль хезмәтне башкаручылар арасында I спартакиада уздырыла. Спартакиада кысаларында өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, 100 метрга йөгерү, шахмат, дартс кебек ярышлар үткәрү планлаштырыла. Катнашучыларны теркәү 10да, ярышлар сәгать 11дә башлана. Белешмәләр өчен район яшьләр эшләре, спорт һәм...
-
“Казан егетләре” яңа солист Айнур Латыйповка ни өчен “мясной магнат” дигән кушамат такканнар?
"Казан егетләре" төркеменең ишәюе хакында хәбәр иткән идек инде. Егетләр үзләре Айнурны бик җылы кабул иттек, бер-беребез белән уртак телне тиз таптык дип сөйләсәләр дә, яңа солистның үзенең дә фикерен ишетәсе килде. - "Казан егетләре" белән бер сәхнәдә Чиләбе өлкәсенең Устьбагарян бистәсендә узган концертларында чыгыш ясарга туры килде, - дип...
-
Тукай районында Биклән белән Түбән Суыксу авыллары кунакка йөрешә
Шушы көннәрдә Биклән авылы үзешчәннәре Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында зур концерт белән чыгыш ясады. Күрше авылда яшәүче сәнгать сөючеләргә бик бай, кызыклы, матур программа әзерләнгән иде. Концерт Биклән халык театры үзешчәннәре Гөлнур һәм Мирза Гимадиевлар, Асия Фазуллина, Раушания һәм Ирек Гимазиевлар, Абдулла Гимадиевлар башкаруында Г.Камалның «Беренче театр» спектакле белән...
-
Иске обой өстенә яңасын ябыштырырга ярыймы?
Иске обой, әгәр бик юка кәгазьдән икән, диварга куптарып алынмаслык булып ябышырга мөмкин. Бары тик иске обойның купмаячагына тулы ышаныч булганда гына аның өстенә яңасын ябыштырырга мөмкин. Ә яңа обой куба башласа, бердәнбер юл кала - обойны яңадан ябыштыру.
-
Тукай районы халкына озаклап ял итәр вакыт җитә
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы май аендагы ял көннәре турында хәбәр итә. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы россиялеләргә май аендагы ял көннәре турында хәбәр итә. Эшләүче гражданнар Яз һәм хезмәт бәйрәмендә - 3, Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял итәчәк. Бу хакта «Российская газета» басмасы җиткерә. Яз һәм...
-
Татарстан Президенты йөкләмәсе - Алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителергә тиеш
Казанда «Акварель» торак комплексының 5нче йортында 402 фатир хуҗасы ачкыч алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин җитәкчелегендә даими эшли торган хөкүмәт комиссиясе төзелде. Казанда, Чаллыда һәм республиканың башка шәһәрләрендә проблемалы йортлар төзелешен төгәлләү буенча максатчан һәм планлы эш бара. Казанда Чистай урамындагы...
-
Туган авылым – кече Ватаным
Туган җир, туган авыл. Бу изге төшенчәләр күңелне һәрчак дулкынландырып, матур балачакка алып кайта. Тукаебыз да бит: «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем», - дип җырлаган.
-
Петербург фаҗигасе Тукай районында да саклык чараларын көчәйтергә чакыра
Сишәмбе көнне көндез Санкт-Петербургның метро станциясендә шартлау булган иде. Фаҗигадә 14 кешенең гомере өзелде. 55 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән шәһәр больницаларына эләкте. Тикшерү комитеты бу фаҗигане теракт дип белдерде. Шартлау вакытында метрода безнең якташыбыз - Яр Чаллы кызы, 21 яшьлек Анна Стужина да булган. Ул яну җәрәхәтләре алган,...
-
"Сылу алма" Эльмира Гыйльфанова: "Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын чамалап йөри идем, әмма..."
Халык күңеленә "Сылу алма" җыры белән үтеп кергән яшь җырчылар - Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, ниһаять, гаилә корырга булганнар. Казандагы тәүге концертлары вакытында егет үзенең кәләшенә тәкъдим ясады! Сәхнәдә, тамашачылар күз алдында ул Эльмирага бер кочак чәчәк һәм йөзек бүләк итеп, аның кулын сорады. - Рафилнең миңа тәкъдим ясаячагын...