Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган авылым – кече Ватаным

Туган җир, туган авыл. Бу изге төшенчәләр күңелне һәрчак дулкынландырып, матур балачакка алып кайта. Тукаебыз да бит: «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем», - дип җырлаган.

Мин дә яшәү дәверемдә нинди генә җирләр күрсәм дә, туган авылым Оргыдыны сагынып кайтам. Шөкер әле, авылымны, авылдашларымны күреп, ничек яшәүләре белән танышып киләм. Нишлисең, заман шаукымыдыр, авылда күп кеше калмады, читкә таралды, фермалар бетте, җирне башка авылдан килеп эшкәртәләр. Халыкның байтагы олыгаеп, лаеклы ялга чыккан карт-карчыклар. Бар иде авылымның гөрләп торган чаклары! Һич онытырлык түгел, шаулап-гөрләп торган башлангыч мәктәбебезне, аның чия, кура җиләкле, карлыганлы, алмагачлы матур бакчасын. Ничек онытасың авыл уртасыннан аккан инешен, тәмле сулы чишмәләрен, җәнлек-киекле урманын. Кунакка кайткан кызларга Оргыдының матурлыгын сөйләп мактана идек.

Еллар үткән саен Оргыдыбыз да нык үзгәрде. Без армия сафыннан хезмәт итеп кайтканда, Чаллыда колач җәеп зур төзелеш кайный иде. Әзмәвердәй егетләребезне һәм эшчән, сөйкемле кызларыбызны үзенә суырды да алды. Авылым сүнүгә дучар ителде. Бу хәлгә түзә алмыйча, яшьтәшләрем белән очрашып, туган авылыбызны ничек җанландыру турында сөйләшеп-киңәштек. Хәтта Сабан туе да күршедәге Сәет авылында уза иде. Оргыды кече авыл булып саналгач, төрле җиргә таралган авылдашларны җыеп, якташлар очрашуын бәйрәмчә итеп үткәрергә сүз куештык. Бу тәкъдимне авылдашларым хуплады. Шулай итеп ике ел рәттән халык күңеленә хуш килерлек итеп авыл бәйрәмен үткәрә башладык. Моны оештырып үткәрүдә район хакимияте, Сәмәкәй авыл җирлеге, «Ирек» җитештерү кооперативы бик нык булыштылар. Быел да бу бәйрәмне үткәрүгә зур тырышлык куябыз. Әзерлек барышында республикабызда Экология елы булуын искә алып, яшьлегебездә суын эчеп, тәнгә сихәт биргән, бүген кемнеңдер ваемсызлыгы белән күмелгән чишмәбезне табып, чистартып, янәдән кулланышка кертүне максат итеп куйдык.

Оргыды авылы - ул бик матур авыл, районыбызның гүзәл бер почмагы. Авыл халкы киләчәктә авылны югалтмас өчен, аны тагын да матурайту өчен тырыша.

Туган авылыма багышлап, «Туган җирем - Оргыды авылым» дигән җырга сүзләр иҗат иттем. Аның көен җырчы-композитор Гөлсинә Акбитова язды. Җыр «Күңел», «Татар иле» радиотапшыруларында яңгырады инде.

Туган җирем - Оргыды авылым

Оргыды авылы - туган якларым,
Шунда үтте минем бала чакларым.
Мәктәп бакчаларын мең кат урадым,
Киләчәгемне бәхеткә юрадым.
Кушымта:
Оргыды авылы чишмә буйларын,
Сагындым-сагындым Шида урманын,
Шәкүр мәчетен, изге йортларын,
Сагындым хәтта карлы буранын.
Кайттым ашкынып, кайда китсәм дә,
Көзге ачы җилләр каршы иссә дә.
Авылым көчле эшчән халкы белән,
Үткәнен данлыйм, киләчәген күрәм.
Кушымта.
Яшәрәм көн саен мин һаман эчтән
Изге чишмәләрең суларын эчсәм.
Оргыдым минем пар канатым,
Ихлас хисемне сиңа таратам.
Кушымта.
Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев