5 октябрь 2016 яңалыклары
-
Картаймасын бары күңелләр
3 октябрь, дүшәмбе көнне, район хакимиятендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган очрашу кичәсе булды. Төрле елларда районның төрле тармакларында эшләгән ветераннар хезмәт еллары турында истәлекләрне, хәтерләрендә саклана торган кызыклы вакыйгаларны, инде бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен сагынып искә алдылар.
-
Гөлзада Рзаеваның 50 еллык иҗат хезмәтенә багышланган кичә үтә
5 октябрь көнне сәгать 11дә Яңа поселогы мәдәният йортында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, «Алтын йөрәкле кеше», Бөтенсоюз фестивальләре, республика бәйгеләре лауреаты, танылган сәхнә остасы Гөлзада Рзаеваның 50 еллык иҗат хезмәтенә багышланган матур кичә үтә. Гөлзада Рзаева - 50 ел элек хезмәт юлын Әҗмәкәй авылы мәдәният учагында...
-
Район газетасына ташламалы бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 1 сентябрьдән 2017 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башланды. 13-23 октябрь көннәрендә матбугатка язылу декадасы уңаеннан, район газетасына язылу 600 сум урына 525 сум 72 тиен булачак. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 498 сум...
-
Мәктәпләрдә олимпиадалар башланды
Район мәктәпләрендә фән олимпиадалары башланды. 5-11 сыйныф укучылары икътисад, тарих, математика, физика буенча белемнәрен сынадылар инде. 8-11 сыйныфларда хокук белеме буенча олимпиадалар үтте. Район мәгариф идарәсе методисты Әлфинур Хөсәенова белдерүенчә, укучыларның күпчелеге математика һәм тарих фәннәрен сайлый. Мәктәп этабын үтүчеләр муниципаль турда катнашачак. Ул октябрь ахырында башлана.
-
Бөтендөнья татар конгрессы әгъзалары Казан өчен тавыш бирде
Узган шимбәдә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында җирле оешма җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә сүз БТК БК җирле оешмаларының эшчәнлеген җанландыру, үзара аралашып, ярдәмләшеп, бердәмлектә эшләү хакында барды. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле оешмасыннан президиум әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева катнашты. Утырышта катнашучылар, Бауман урамында урнашкан Үзәк банк филиалына...
-
Укытучылар көне белән!
Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән уртак бәйрәмебез - Укытучылар көне белән котлыйм. Балаларга нигезле белем бирү белән беррәттән, киләчәктә ил терәге булырлык, аның куәтен арттыру хакына тугры хезмәт итәрлек, көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләү кебек изге бурычны иңнәрегезгә алгансыз. Сезнең хезмәт - күңел җылысы, йөрәк егәрлеге, рух...
-
Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран укытучылар!
Һөнәри бәйрәмегез котлы, мөбарәк булсын. Барыбыз да мөстәкыйль тормыш юлын мәктәп бусагасыннан башлыйбыз. Укытучы дигән мөкатдәс зат безне, кулыбыздан җитәкләп, белем дөньясына алып керә һәм укырга, язарга гына түгел, яшәргә, тормышны танып белергә, үз кыйблаңны табарга өйрәтә. Шуңа күрә һәрберебез укытучыларына карата күңел түрендә иң җылы хисләрен саклый, аңа гомере...