3 август 2016 яңалыклары
-
Рәхәтләнеп күңел ачтык
Теләнче Тамак мәдәният йортында «Акчәчәк» балалар бакчасы сабыйлары өчен матур чара уздырылды. Һәрбер бала барлык бәйге-уеннарда актив катнашты, җырлады-биеде. Файдалы итеп вакыт үткәрдек, рәхәтләнеп күңел ачтык, дип хәбәр итәләр безгә Теләнче Тамак авылыннан.
-
Бәтке авылының «Ладушка» фольклор коллективы Түбән Новгородта чыгыш ясады
Түбән Новгород шәһәрендә XII Бөтенроссия фольклор фестивале узды. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Тукай районы данын яклап, Бәтке авылыннан «Ладушка» халык фольклор ансамбле чыгыш ясады.
-
Күзкәй китапханәсендә «Алтын куллы ял тапмас» дигән китап күргәзмәсе булдырылды
Балалар чигү, сәйлән белән эшләү үрнәкләрен бик кызыксынып карадылар. Өлкән буын вәкилләрен тегү, бәйләү буенча китаплар кызыксындырды, шулай ук биредә алар бәйләү төрләре буенча фикер алыштылар.
-
Терлекләрне дә эссе кабудан һәм кояш сугудан саклауның үз кагыйдәләре бар
Һава температурасының югары торуы хайваннарны карауга да аерым таләпләр куя. Терлекләрне эссе кабудан, кояш сугудан, йогышлы авырулардан саклау максатыннан, район ветеринария берләшмәсе авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрдән, мал тотучы шәхси хуҗалыклардан әлеге кагыйдәләрдән тайпылмауларын сорый.
-
Кызу көннәрдә йөрәкне саклау аеруча мөһим
Соңгы көннәрдәге аномаль кызулык шартларында эссе кабудан, кояш сугудан, организмны артык җылытудан ничек сакларга? Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә бу көннәрдә сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк, диләр табиблар. Эсседә үзеңне тоту буенча район үзәк больницасы гомуми практика табибы Зөлфия Дәүләтова райондашларга үз киңәшләрен бирә.
-
«Ирек» хуҗалыгында арпа уңышы мулдан
Көннәрнең эссе һәм коры торуы игенче-механизаторларга кырларда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле культураларны урып-җыю 37 процентка башкарылган. 16 мең гектар суктырылган җирдән 56 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 35,1 центнер тәшкил итә. Район хуҗалыкларында...
-
Төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүе тикшерелде
Районның хезмәт куркынычсызлыгын саклау буенча координацион советы капиталь ремонт һәм төзелеш баручы объектларда тикшерүләр уздырды. Комиссия төзекләндерү үткәрелүче Калмаш авылы мәктәбендә, «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортында, Новотроицкое мәктәбендә, авылның Ленин урамындагы 6нчы номерлы күпфатирлы йортында, Комсомолец поселогы урта мәктәбендә һәм Ташкичү авылында яңа клуб төзелешендә булды. Рейд вакытында куркынычсызлык таләпләренең...
-
Август аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.08.2016 01:34 02:04 03:34 11:36 12:00 17:00 19:37 21:07 12:30 02.08.2016 01:36 02:06 03:36 11:36 12:00 16:59 19:35 21:05 12:30 03.08.2016 01:38 02:08 03:38 11:36 12:00 16:58 19:33 21:03 12:30 04.08.2016...