Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кызу көннәрдә йөрәкне саклау аеруча мөһим

Соңгы көннәрдәге аномаль кызулык шартларында эссе кабудан, кояш сугудан, организмны артык җылытудан ничек сакларга? Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә бу көннәрдә сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк, диләр табиблар. Эсседә үзеңне тоту буенча район үзәк больницасы гомуми практика табибы Зөлфия Дәүләтова райондашларга үз киңәшләрен бирә.

«Бу көннәрдә инфаркт, инсульт кебек авырулар килеп чыга, ишемия авыруы кискенләшә, кан басымы еш күтәрелә. Бу шуның белән бәйле: организм сыеклыкны һәм калий, магний кебек минераль тозларны күп югалта. Кан куера һәм шуңа бәйле рәвештә йөрәк-кан системасына көчлерәк эшләргә туры килә. Кан куергач, тромблар барлыкка килү куркынычы көчәя. Тәннең артык җылынуы кояш сугуга китерә, - ди табиб. - Аннан саклану өчен, кояшта чамасыз озак йөрмәскә, күләгәгә керергә, баш киеме кияргә яки зонтик тотарга киңәш ителә. 55 яшьтән узганнарга бу аеруча мөһим.

Шулай ук кызу көннәрдә акыл эшен дә киметә алсаң яхшы. Бу нерв системасын саклау өчен кирәк. Һава температурасы 33 градустан югары булганда, 12.00 - 17.00 сәгатьләрдә организмның эшкә сәләтлелеге кими.

Руль артында азрак йөрергә киңәш ителә. Аномаль кызулыкта машина йөртүченең игътибары кими, реакциясе түбәнәя, ә бу инде юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерә.

Сыеклыкны күбрәк эчәргә, җиләк-җимешләр кулланырга кирәк. Болар организмны минераль тозлар һәм витаминнар белән тәэмин итүчеләр. Суның кайнатылганын, бүлмә температурасына җиткереп суытылганын эчү яхшы. Газсыз минераль су кулланырга да була. Суның нык салкынын эчәргә һич тә ярамый, чөнки, иммунитет кимү сәбәпле, кызуда ангина эләктерү, салкын тидерү бик тиз.

Киемнәрнең ачык төстәгесен, иркенен, натураль тукымалардан тегелгәнен киегез. Синтетик тукымалар куллану тире авыруларына китерергә мөмкин.

Су керү - организмны суытуның иң яхшы юлы. Алкоголь куллану бу вакытта катгый тыела. Гомумән, кызу көннәрдә спиртлы эчемлекләр кулланудан, тәмәке тартудан тыелырга кирәк», - дип белдерә Зөлфия Дәүләтова.

Кояш сукканда беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

• Зыян күрүчене күләгәгә яки җиләс урынга алып килегез, яткырыгыз, киемнәрен салдырыгыз яки сәдәфләрен ычкындырыгыз.
• Башына юеш сөлге яки боз кисәге куегыз.
Кеше аңында икән, аңа каты салкын чәй яки бераз тоз салынган су бирегез.
• Мөмкин булса, вентилятор кушыгыз яки җилләтүнең башка чарасын кулланыгыз.
• Аңга китерү өчен, нашатырь спирты кулланыгыз.
• Салкын душ яки ванна да яхшы тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев