Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Көн үзәгендә

«Ирек» хуҗалыгында арпа уңышы мулдан

Көннәрнең эссе һәм коры торуы игенче-механизаторларга кырларда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда бөртекле культураларны урып-җыю 37 процентка башкарылган. 16 мең гектар суктырылган җирдән 56 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 35,1 центнер тәшкил итә. Район хуҗалыкларында...

Арпа уңышын җыйнауны, беренчеләрдән булып, «Ирек» хуҗалыгы башлады. Биредә арпа культурасы 230 гектар мәйданны били. Хуҗалык игенчеләре язгы культура басуына узган атнаның дүшәмбе көнендә төшкәннәр. Бүгенге көндә эш арпа басуының соңгы гектарларында бара.

Хуҗалыкның сап-сары арпа басуын дүрт «Дон» комбайны гизә. Билгеле бер тизлек белән, ашыкмый-кабаланмый гына, арпа суктыралар. Басуны бер-ике кат әйләнүгә, 5-6 минут эчендә бункерлары тула. Элиталы «Раушан» сортлы арпа гектарыннан рекордлы күрсәткеч - 60,8 центнер уңыш бирә икән.

- Үзегез күргәнчә, бу елны уңыш мулдан. Беркем өчен дә сер түгел: шундый мул уңыш алыр өчен, агротехник чараларны төгәл үтәргә кирәк. Шул вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була, - дип сөйләде хуҗалыкның баш хисапчысы Фәрит Хөсәенов.

«Магдон» комбайнында Фәрит Гатауллин эшли. Ул урдырган башаклар кырда ике көн чамасы киптерелә. Мөмкинлек булганда, бөртекләрне кырда киптерүне кулайрак күрә хуҗалык белгечләре. Болай эшләгәндә, бөртекләрнең дымлылыгы 13-13,5 процент була.

Хуҗалыкның игенчеләре дә эшсөяр кешеләр. Вафир Сәхәбиев кебек игенчеләр турында «кендеге белән җиргә береккән» диләр. Әйдәп баручы механизаторларның берсе ул. Ә Илсур Мәгъсүмов биредә 3-4 елга якын эшли. Авыл егете булгангамы, эшенә күңеле белән береккән. Рамил Сабирҗановка килгәндә, ул - Сәет авылы егете. Техниканы яхшы белә, белеме төпле, бар яктан да булган. Ринат Фәрдиев - Оргыды авылыннан. Кечкенәдән үк техника арасында үскән малай, кырда да көчен кызганмый эшли. Шушы тырыш егетләр көненә 60-70 тонна арпа суктыралар.

Машина йөртүчеләрнең дә эше тыгыз. Ике КамАЗ машинасында абыйлы-энеле Әхнәф һәм Хәмзә Вәлиевләр арпа басуы белән ындыр табагы арасында берөзлексез йөреп торалар. Язгы бодайга төшкәч, аларга тагын да кызу эшләргә туры килер, бу культурадан да яхшы уңыш көтелә. Хуҗалыкта әлеге культура 770 гектар мәйданны били.

Ындыр табагында да үтә мәшәкатьле чак. Биредә - таудай арпа көшелләре.

- Амбарга 1,4 мең тоннага якын арпа кайтарылды. Һәрбер бөртек тулысынча беренче һәм икенче эшкәртү аша узды, ягъни чистартылды, калибрланды. Без сату өчен элиталы орлык әзерлибез, - дип, эш барышы белән таныштырды хуҗалыкның механика белгече Мөнәвир Фәтхиев. - Ашлык озак вакыт ачык һавада ятмый, аны чистарту машинасы КЗС-20 җитештерүчән эшли. Әле күптән түгел генә әлеге комплексны яхшылап ремонтладык.

- Орлык сыйфатлы булгач, аны алыр өчен кайлардан гына килмиләр. Хәтта Пермь, Самара, Саратов якларыннан да сатып алучылар бар. Әле Казан тирәсеннән арпаның яңа «Камышевский» сортын алып кайттым. Орлыгы нык эре була, диләр белгечләр. Яз көне беренче тапкыр чәчеп карарбыз, уңышы ничек булыр, - дип планнары белән уртаклашты агроном-бригадир Мөнәвир Мөхәмметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев