Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Терлекләрне дә эссе кабудан һәм кояш сугудан саклауның үз кагыйдәләре бар

Һава температурасының югары торуы хайваннарны карауга да аерым таләпләр куя. Терлекләрне эссе кабудан, кояш сугудан, йогышлы авырулардан саклау максатыннан, район ветеринария берләшмәсе авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрдән, мал тотучы шәхси хуҗалыклардан әлеге кагыйдәләрдән тайпылмауларын сорый.

Хайваннарга эссе кабу куркынычы температура югары, дымлылык көчле булган урыннарда аеруча зур. Шулай ук вентиляция булмаган торакка терлекләрне күпләп җыю, транспортта кагыйдәләрне бозып алып бару эссе кабуга китерә.

Организмы 1-2 градуска җылынганда ук, хайваннарда борчылу барлыкка килә, атлаулары бозыла, шартлы рефлекслары югала, тир чыгу көчәя, сулыш алулары ешая. Хайванга ярдәм итү өчен, бинадагы тәрәзәләрне ачарга, алларына күп итеп су куярга, башларыннан һәм күкрәкләреннән салкын су коярга кирәк. Шулай ук туры эчәгенә 20-25 градус җылылыктагы 0,5-1 литр су кертү киңәш ителә. Эссе кабу вакытында ветеринарлар глюкоза, кофеин, кордиамин, аминазин кебек препаратлар да кулланалар.

Кояш сугу вакытында хайваннарның үзәк нерв системасына, башына зыян килә. Баш мие матдәләре тиз арада кыза һәм бу ми үзәкләре параличлануга китерә. Кояш сугуга физик көч күп куелу, йөрәк эшчәнлегенең бозылуы, суның аз булуы китерә. Бу очракта да хайваннарның нык арыганлыгы сизелә, тирләре күп ага, борчылалар, пульслары ешая, тән температуралары 41-45 градуска җитә, күз бәбәкләре киңәя, атлаулары бозыла, карашларында курку барлыкка килә, тәннәрен көзән җыера башлый, аннары хайван егыла. 2-3 сәгать эчендә, кайвакыт 2-3 көндә үлеп тә китәргә мөмкин.

Үлемгә җиткермәс өчен, хайванны салкынча торакка алып керергә, алдына күп итеп су куярга, салкын су белән коендырырга, клизма ясарга, йөрәк дарулары һәм тынычландыручы препаратлар бирергә киңәш ителә.

Көтүдә исә малларны күләгәлерәк урынга кертсәң яхшы. Мондый кызу көннәрдә көтүлеккә көн сүрелгәчрәк чыгару әйбәт, дип киңәш итәләр мал табиблары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев