2 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Халык бизәнү әйберләрен кулланып, заманча образлар ничек җыярга: «БИК МАТУР» проектының чираттагы чыгарылышы
Матур киенергә авыр түгел!
-
“Ярыш” авыл хуҗалыгы оешмасы урып-җыю эшләрен тәмамлады
Тукай районы хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып “Ярыш” авыл хуҗалыгы оешмасы урып-җыю эшләрен тәмамлады. Биредә уртача уңыш гектарыннан 48,3 центнерны тәшкил итә. Хуҗалык – 450 гектар мәйданда көзге бодай да чәчте. Район башлыгы Фаил Камаев хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсендә хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровка башкарылган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, сөенечләре белән уртаклашып, хуҗалыкның уңышлы эшләп килүен билгеләп үтте.
-
Чишмәләрне яшәтү, тәрбияләп тору - төп бурыч
Татарстанда барлыгы 3 меңнән артык чишмә бар, шуларның ике йөзеннән артыгы Тукай районына туры килә. Чишмәләр элек-электән кешелекнең яшәү чыганагы булган, Ходай тарафыннан иңдерелгән изге байлыкларның берсе булып, кадерләп сакланган.
-
Коррупцион хокук бозулар буенча кайнар линия эшли
Тукай районы халкы коррупция очраклары турында кайнар элемтә телефонына хәбәр итә ала. Хезмәтурыныннан яки физик зат тарафыннан файда алумаксатында үз вазифаларыннан законсызфайдалану очраклары еш теркәлә. Бу ришвәт тә, акча урлау да, дусларына һәм туганнарыназаконсыз ярдәм дә булырга мөмкин.
-
Татарстанда «Игътибар – балалар!» акциясе дәвам итә
Балаларның юл-транспорт жэрэхэтлэрен кисәтү максатыннан, 22 августтан республикада «Игътибар – балалар!» профилактика чарасы башланды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Короновирустан саклык чаралары күрү мөhим!
Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Әйтик, Тукай районында көнгә уртача 10 очрак теркәлә дип белдерде район хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә районның баш эпидемиологы Сергей Вдовин.
-
Ике җирлеккә яңа машина бүләк иттеләр
Шушы көннәрдә “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында муниципаль берәмлекләр арасында узган бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына дистәләгән яңа машиналарның ачкычларын тапшырды. Автомобильләр ел саен үткәрелә торган муниципаль берәмлекләр смотр-конкурсында җиңеп чыгучыларга бирелде.