2 июль 2017 яңалыклары
-
Гаилә бәхетле булсын өчен нишләргә?
Гаилә иминлеге нәрсә ул? Кайберәүләр моңа: «Тыныч кына аккан тормыш», икенчеләр: «Матди җитешлелек», өченчеләр: «Көнкүрештәге уңайлыклар», - дип җавап бирергә мөмкин. Чынлыкта исә болар барысы да гаилә тормышының тышкы бизәкләре генә. Әгәр дә гаиләдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, үзен бәхетле хис итеп яши икән, менә шул вакытта гаилә имин...
-
Зәй янындагы һәлакәттә үлүчеләр саны 14 кешегә кадәр артты
Моңа кадәр 13 һәлак булучы, шул исәптән ике бала, һәм 15 зыян күрүче хакында хәбәр ителгән иде. (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр исәбе 14 кешегә кадәр артты. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова җиткерде....
-
Файдалы киңәшләр
1 Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була. 2 Яшь бәрәңгене яхшырак чистарсын өчен, 15-20 минут тозлы суда тоталар. 3 Ит шулпасына тозны пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шунда ук салалар. 4 Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була. 5 Чәй хуш исле булсын өчен,...
-
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп, тормыш юлын бергә үткәннәр
Шундый кешеләр була, көтмәгәндә генә очрашасың да, ул гомер буена якын кешең, яшәү өлгең булып кала. «Якты юл» («Светлый путь») газетасын оештырып, эшли генә башлаган еллар. Редактор чакырып алды да: - Мин сиңа бик җитди задание бирәм - ике көннән хуҗалык җитәкчеләренең район җыелышы була, шуннан отчет язарга кирәк. Бүген...
-
Зәй янындагы фаҗига факты буенча йөк машинасы һәм автобус йөртүчеләре тоткарланачак
Версияләрнең берсе буенча, автобус белән идарә итүченең күзе йөк машинасы фаралары белән чагылдырылган. Зәй районындагы һәлакәт белән бәйле рәвештә "КАМАЗ" йөк машинасының һәм "Неоплан" пассажирлар автобусының ике йөртүчесен тоткарлау ниятләнә, дип хәбәр итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы. Версияләрнең берсе буенча, автобус йөртүченең күзе йөк машинасы фаралары белән чагылдырылган. Татарстан...
-
Татарстанда фаҗига белән бәйле рәвештә район сабантуйлары кичектерелә
Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан ителәчәк. Татарстанда фаҗига белән бәйле рәвештә район сабантуйлары кичектерелә. Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан ителәчәк. Искәртеп үтик, "Татар-информ"да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда Әлмәткә бару юлында "Неоплан" пассажир автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән...
-
Шилнәбаш балалары Рөстәм Миңнеханов белән очрашты
Шушы көннәрдә Шилнәбаш авылының мәктәп янында эшләп килүче «Забава» лагеры үз эшен төгәлләде. Лагерьга йөрү дәверендә яшүсмерләр Алабуга шәһәренә экскурсия белән бардылар, спорт чараларында, төрле бәйрәмнәргә багышланган тематик кичәләрдә катнаштылар. Алай гына да түгел «Забава» яшүсмерләре Яр Чаллы шәһәренә килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очраштылар, дип яздылар безгә...
-
13 кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтеннән мәетләрне генетик экспертизага җибәрәләр
Зәй юлында булган һәлакәт турында хәбәр иткән идек. Бүген Татарстанда матәм көне, район үзәкләрендә Сабан туйларын башка көнгә күчерделәр. Зәй телевидениесендә эшләүче коллегаларыбыз хәбәр иткәнчә, әлеге сәгатьләрдә дә авария булган урыннан үле гәүдәләрне чыгару дәвам итә. Зыян күрүчеләрнең исемлеген сайтыбызда чыгардык, ә вафат булучыларның исемлеге генетик экспертизадан соң мәгълүм булачак....
-
Татарстанда Зәй районындагы фаҗига белән бәйле рәвештә матәм көне игълан ителә
13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла Зәй районында булган фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителәчәк. 13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте аркасында Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла. Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында...