Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Гаилә бәхетле булсын өчен нишләргә?

Гаилә иминлеге нәрсә ул? Кайберәүләр моңа: «Тыныч кына аккан тормыш», икенчеләр: «Матди җитешлелек», өченчеләр: «Көнкүрештәге уңайлыклар», - дип җавап бирергә мөмкин. Чынлыкта исә болар барысы да гаилә тормышының тышкы бизәкләре генә. Әгәр дә гаиләдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, үзен бәхетле хис итеп яши икән, менә шул вакытта гаилә имин...

Моңа ничек ирешергә соң?

Бер түбә астында яшәүче кешеләр бер-берсен яратсалар да, холыклары, гадәтләре төрле, шуңа күрә дә уртак тел табу, тату яшәү өчен гаилә әгъзаларының һәркайсына зур тырышлык куярга туры килә. Гаиләдәге һәр кеше үзе өстенә йөкләтелгән бурычларны үтәсә, әлеге гаиләдә мәхәббәт һәм бәхет хөкем сөрәчәк. Ирләр - гаилә башлыгы, алар хатыннары өчен терәк-таяныч булырга, балаларына үрнәк булып, әйбәт тәрбия бирергә тиеш. Хатын-кызларның бурычы исә - гаилә учагын саклау. Ә балалар әти-әниләре тарафыннан яратылып яшәргә һәм шул ук вакытта үзләре дә аларны хөрмәт итәргә тиеш. Бер карасаң, болар булдыра алмастай нәрсәләр түгел кебек, ник соң алайса, еш кына гаиләләр таркала, ир белән хатын арасы бозыла?

Еш кына гаиләдә бәхет һәм татулык булмауның төп сәбәбе - ирләрнең яки хатыннарның үз-үзләрен генә яратуы. Тик гаиләле кеше булгач, син башкаларны да кайгыртырга, аларның да фикерен тыңларга һәм хөрмәт итәргә тиеш, үз сүзеңне һәм теләкләреңне генә өстен куярга ярамый.

Бәхетле булуның серләре

Гаиләгез бәхетле булсын, дисәгез, сезгә берничә кагыйдәне үтәргә туры киләчәк. Менә алар: бер-береңне аңлау, хөрмәт хисе, сабыр итү, бер-береңә юл кую, гафу итә белү һәм үпкәләрне оныту. Бер карасаң, гади генә нәрсәләр кебек, тик тормышта әлеге кагыйдәләрне үтәү кайвакыт шулкадәр дә кыен!

Бер-береңне аңлау

Гаилә тормышын башлап кына җибәргәндә, хатын-кызлар ирләре аларны һәрчак аңлар, фикерләре белән һәрчак килешер, дип уйлый. Тик тора-бара, ялкынлы хисләр бераз сүрелә төшкәч, ирләр хатыннары белән һәрнәрсәдә дә килешми һәм һәр теләкләрен үтәми башлый. Хатын-кызлар аптырашта: ир кешенең дә үз фикере бар икән бит! Өстәвенә, хәләл җефетенең футбол яратуы, өй эчендәге тәртипкә артык исе китмәве, хатынының әти-әнисе янына баруга караганда, машинасында казынуга өстенлек бирүе ачыклана. Нәтиҗәдә сөекле ир «өметсез», «булдыксыз», «кәкре куллы»га әверелә. «Кияүгә чыкканда кая гына караганмын икән?» - дип уфтана шунда күпчелек хатыннар. Тик алар ирләренең дә шәхес икәнлекләрен, аларның да үз фикерен әйтергә хокуклары барлыгын аңларга тиешләр. Әйе, уртак кызыксынуларыгыз булса әйбәт, әлбәттә, тик гаиләгез бәхетле булсын өчен боларның барысы да мөһим нәрсәләр түгел.

Хөрмәт итә белү

Димәк, тормыш иптәшегезнең үз-үзе булып калырга хокукы бар. Тик моны аңлау гына җитми әле. Иң элек сез хәләл җефетегезне хөрмәт итәргә, аны тиешенчә бәяләргә һәм кадерен белергә тиеш. Ул сезнең өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле һәм кирәк кеше? Шушы сорауга җавап табарга тырышып карагыз. Әгәр дә ирегезне хөрмәт итмисез икән, димәк, сез үзегезне дә хөрмәт итмисез, чөнки сез «ихтирамга лаек булмаган» кешегә кияүгә чыккансыз. Гаилә тормышында хөрмәт - мәхәббәткә караганда да өстен хис. Мәхәббәт тора-бара сүрелергә мөмкин, ә менә бер-берегезгә булган кайгыртучанлык, игътибар, ихтирам һәм рәхмәт хисләре - гаиләгезнең ныклы нигезе булачак.

Юл кую

Тормыш иптәшеңә юл кую - көчсезлегеңне тану түгел ул. Гаилә тормышында юл кую - зирәклеккә тиң сыйфат. Зирәк хатын беркайчан да тавыш чыгарып, үз дигәненә ирешергә, ире белән идарә итәргә тырышмаячак. Шулай ук ирләргә күз яшегезне дә күрсәтмәгез - күпчелек ирләр моны өнәми, сезнең елавыгыз аларның ачуын гына чыгара.

Сабырлык хисләре

Игътибар иткәнегез бармы: эшегездә сез көйсез яки игътибарсыз сатып алучыга барысын да сабыр гына итеп кат-кат аңлатырга, җитәкчегезнең сезгә атап әйтелгән тәнкыйть сүзләрен тыныч кына кабул итәргә, килеп чыккан кыен мәсьәләләрне сабыр гына чишәргә мөмкинсез. Ә менә өйгә кайткач, ирегез белән тыныч кына сөйләшә алмыйсыз, берәр сүзе, гамәле ошамаса, кычкыра ук башлыйсыз. Мисал өчен, берәр нәрсә сатып алырга җыендыгыз, ди. Сез үз фикерегезне өстен калдырырга тырышып, тавыш куптарасыз. Ә бит ирегезнең фикерен тыныч кына тыңлау бер дә авыр түгел. Уйлап карагыз әле, бәлки аның тәкъдиме әйбәтрәктер һәм сез әлеге әйберне бүтән урыннан, арзанрак бәягә сатып ала алырсыз.

Ирегезнең гадәтләренә килгәндә дә, сабыр итәргә тырышыгыз. Әгәр тормыш иптәшегез белән матур яшәргә телисез икән, аны кимчелекләре белән бергә яратыгыз.

Шунысын да онытмагыз: һәр кимчелеккә ким дигәндә бер яхшы сыйфат туры килә. Өйләнешкәнче ул сезнең йөрәгегезне үзенең ниндидер күркәм яклары белән яулап алган бит, шулаймы?

Гафу итә белү һәм үпкәләрне оныту

Киң күңелле була белегез. Әрләшкәндә һаман да үзегезнең хаклы икәнлегегезне дәлилләргә ашкынмагыз, беренче булып дуслашырга, тормыш иптәшегезне гафу итәргә тырышыгыз. Шул очракта сез җиңүче булачаксыз. Ирегезгә ачуланмагыз, чөнки ул чынлап та теге яки шул гамәле, сүзе белән сезне рәнҗеткәнен аңламый калырга мөмкин. Аңа моны тыныч кына аңлатырга тырышыгыз.

Материал «Юлдаш», «Юлдаш» («Дулкын») газеталарыннан туплап эшләнде.
Фото www.cogniscientnlp.com сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев