2 май 2018 яңалыклары
-
Минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште
Бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче - 1,6 миллион һәм реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак. Бүгенге көннән башлап Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләште, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Президенты указы нигезендә, 1 майдан минималь хезмәт хакы күләме 11 163 сумга кадәр арта. Шул рәвешле, ул яшәү...
-
Татарстанда яшь ярымлык бала батып үлгән
Баланың мәетен әтисе таллар арасыннан тапкан. Татарстанда бер яшь ярымлык бала елгада батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идәрәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Фаҗига Кукмара районы Зур Сәрдек авылында булган. Бер яшь ярымлык бала югалу турындагы хәбәр 112 номерына кичә кич килгән. Коткаручылар...
-
Боерганда «Карга боткасы» бәйрәме
Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр. Алар аны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килу хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны " Карга боткасы" дип атаганнар. Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергә өйдән -өйгә йөреп, йомырка,...
-
Исәннәрнең кадерен , үлгәннәрнең каберен бел!
Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту- исәннәрнең изге бурычы. Чөнки, һәммәбез дә, иртәме, соңмы, шунда барасы. Шуны истә тотып, алдан ук Боерган авылы җирлегендә 30 апрель, 1-2 май көннәрендә зират өмәләре уздырылу турында игълан ителде. Дөрес, авылларда хәзер һәрбер нәсел үз туганнарының, әти-әниләренең , якыннарының...
-
Бабайлар әйткән : “Бүген яуган яңгыр яхшы уңыш китерер ”,- дигәннәр
Бүген 03нче май районыбызда көндез +21 җылы, төнлә +6 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 749мм тәшкил итәчәк. Җил үзгәрүчән секундына 3-6м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 3:43 минутта, кояш бата 19:12 минутта. Бабайлар әйткән : "Бүген яуган яңгыр яхшы уңыш китерер ",-...