Татарстанда яшь ярымлык бала батып үлгән
Баланың мәетен әтисе таллар арасыннан тапкан. Татарстанда бер яшь ярымлык бала елгада батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идәрәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Фаҗига Кукмара районы Зур Сәрдек авылында булган. Бер яшь ярымлык бала югалу турындагы хәбәр 112 номерына кичә кич килгән. Коткаручылар...
Баланың мәетен әтисе таллар арасыннан тапкан.
Татарстанда бер яшь ярымлык бала елгада батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идәрәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фаҗига Кукмара районы Зур Сәрдек авылында булган.
Бер яшь ярымлык бала югалу турындагы хәбәр 112 номерына кичә кич килгән. Коткаручылар шунда ук урынга чыгып киткән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, баланың әтисе һәм әбисе ишегалдында эшләп йөргән, бала шул тирәдә уйнаган. Билгеле бер мизгелдә малай ишегалдыннан чыгып, якындагы елгага таба китеп барган.
Баланы тапмаган әтисе, эзли башлаган. Ул полиция һәм коткаручылар чакырткан.
Баланың мәетен әтисе таллар арасыннан тапкан. Ул елгага бик якын килеп, суга төшеп киткән дип фаразлыйлар.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кечкенә балаларны үзләрен генә калдырырга ярамаганын искә төшерә, балаларны кечкенәдән үк сак булырга өйрәтергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев