Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерганда «Карга боткасы» бәйрәме

Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр. Алар аны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килу хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны " Карга боткасы" дип атаганнар. Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергә өйдән -өйгә йөреп, йомырка,...

Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр. Алар аны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килу хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны " Карга боткасы" дип атаганнар. Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергә өйдән -өйгә йөреп, йомырка, төрле ярмалар җыйганнар, учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң бергәләп, ботка ашаганнар. Ботканың күп өлешен каргаларга дип яланда калдырганнар. Җирдән муллык , күктән яңгыр , кояштан җылылык , гаиләгә иминлек теләгәннәр.
Боерган авылында "Карга боткасы" бәйрәмен сугыштан соң уздыра башлаганнар . Авыл белән бергәләп пешерелгән боткадан барлык халык авыз иткән, калган ботканы сугыш ятимнәренә, күп балалы тол хатыннарга, авыруларга өләшкәннәр. Сугыштан соң ныклап тамагы туймаган ярлы гаиләләр өчен чып-чын бәйрәм булган "Карга боткасы".
Ул чорда карга боткасын пешерүне авылның иң булдыклы апаларына -Минҗиан Сәлимова, Нәгыймә Шамилова, Хәернур Әхмәтгәрәева, Минҗиһан Биктимероваларга йөкләгәннәр.Аларның изге эш- гамәлләрен Мәхтүмә Салахова, Сәгыйрә Гарипова,Фәния Салихова, Хәтирә Билаловалар дәвам итте.
Соңгы елларда "Карга боткасы" бәйрәмен "Акчарлак" мәдәни ял үзәге хезмәткәрләре( җитәкчесе Рәхилә Фаттахова) мәдәният йорты бакчасында уздыралар.Учак ягып, өчәр казан асып тәмле ботканы пешерүче авылдашларыбыз- Эльмира Гыйлметдинова, Фәйрүзә Хаматова, Рәмзия Гарипова, Әлфия Салиховаларга халык бик рәхмәтле.
Кама буенда яшәгәч бәйрәм уха- балыксыз була мени соң!?Ботка пешеп чыкканчы ,бүген дә Таулар клубы мөдире Илүзә Гыйлметдинова , иң элек халыкны тәмле балык шулпасы белән сыйлады, рәхмәт яусын үзенә!
Бәйрәмгә җыелган балалар , өлкәннәр бергәләшеп татар халык уеннары уйнадылар , җырларны күмәк биюләр алыштырды, көне буе учак яны балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Өлкәннәребезнең изге теләкләре, җылы сүзләре бәйрәмебезне ямьләде,затлылык өстәде.Ә иң күңелле, рәхәт мизгелләр, әлбәттә ботка пешеп чыккач булгандыр!
Ул ботканың тәмлелеге! Телеңне йотарлык ботканы күз ачып йомганчы ашап , казаннарны ялтыратып та куйдылар. Бәйрәм ахырында балалар ,өстәмә пешерелгән казандагы ботканы, бәйрәмгә килә алмаган өлкән яшьтәге авырулар өчен бүлешеп, өйләренә тараттылар.
Бәйрәмне бөтен җанын, йөрәген биреп, халык күңеленә ошарлык итеп оештырган Рәхилә Фаттаховага ,Эльмира Ханнановага,Лилия Мингалиеваларга, тәмле күчтәнәчләр алып килеп, балаларны сыйлаган иганәче авылдашларыбызга ихлас рәхмәтләребезне юллыйбыз! Халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен онытмыйча,әби-бабаларыбыздан калган бәйрәмнәрне югалтмыйча,үзебезнең балаларыбызда, оныкларыбызда туган җиргә, туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияли алсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев