Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәннәрнең кадерен , үлгәннәрнең каберен бел!

Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту- исәннәрнең изге бурычы. Чөнки, һәммәбез дә, иртәме, соңмы, шунда барасы. Шуны истә тотып, алдан ук Боерган авылы җирлегендә 30 апрель, 1-2 май көннәрендә зират өмәләре уздырылу турында игълан ителде. Дөрес, авылларда хәзер һәрбер нәсел үз туганнарының, әти-әниләренең , якыннарының...

Бик олы мәгънә ята шушы сүзләрдә. Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту- исәннәрнең изге бурычы. Чөнки, һәммәбез дә, иртәме, соңмы, шунда барасы.
Шуны истә тотып, алдан ук Боерган авылы җирлегендә 30 апрель, 1-2 май көннәрендә зират өмәләре уздырылу турында игълан ителде. Дөрес, авылларда хәзер һәрбер нәсел үз туганнарының, әти-әниләренең , якыннарының каберләрен карап тора. Әмма авыл белән дәррәү кубып өмәләр уздыру, зиратларны тәртиптә тоту -көн таләбенә әйләнде, чөнки элегрәк утыртылган агачлар бик нык үсеп, череп каберлекләр өстенә ава башлады, зират өстен куаклыклар каплап алды.Кирәкмәгән агач- куаклыкларны юк итү бурычы тора авылдашларыбыз алдында,. Бүген дә зиратны тазартырга берәү дә буш кул белән килмәгән, кем бензопила, кем балта, кем сәнәк, кем тырма, чүп тутырырга капчыклары да бар.. Яше-карты җиң сызганып эшкә кереште: аварга торган агачларны кисеп, черекләрен капчыкларга тутырып, зират читенә чыгарып куя бардылар.
Туксан яшен ваклап килүче Сәләхетдин , Шайхразый абыйлар да өмәдән читтә калмаганнар. Эшне башлап ,оештырып йөрүче авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов, мәхәллә рәисе Фаил ага Шамилов , мәчеткә даими йөрүче абыйларыбыз- Рәшит Мөхәмәтшин, Рәим Гатиятуллин,Рәшит Габдуллин, Гайнихәмәт Хаҗиевлар да бик тырышып эшләделәр. Яшьләребез дә бу саваплы гамәлдән читтә калмадылар, аллаһының рәхмәтләре яусын һәммәсенә дә! 1-2 май көннәрендә дә җыештыру эшләре дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев