1 декабрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан «Чиста сайлаулар өчен» корпусы референдумга кызыксыну зур булуын әйтте
Бүген тавыш бирү 82 сайлау участогында уза.
-
Татарстанның 17 районында үзара салым буенча референдум уза
Элегрәк тавыш бирү республиканың 21 районында узган иде.
-
Белоус поселогында референдум
Белоус поселогына үзара салым буенча рефендумга Опушка һәм Ильичевка авылларыннан да киләләр.
-
Үзара салымның нәтиҗәсен күрәләр
Олы Шилнәдә сайлаучылар исемлегендә 1583 кеше. Сәгать 10:30га 74 кеше тавыш бирде.
-
Бүген Кече Шилнә авыл җирлегендә референдум үтә
Бүген Кече Шилнә авыл җирлегенең өч участогында референдум үтә: Кече Шилнәдә, Олы Шилнәдә һәм Белоус поселогында.
-
Ил төкерсә – күл булыр
Моннан бер гасыр чамасы элек, төгәлрәге 1924 елны, буш яткан җирләргә Сарман районыннан килеп төпләнгән халык таулар ышыгына сыенып утырган авылга Игенче дигән мәгънәле исем куша. Шул дәвердән бирле авыл халкы мәчетле булу хыялы белән яши. Туксан биш елдан соң Игенче мәхәлләсе барлыкка килә. «Күмәк көч күл күчерә» ди – район хакимияте, авыл халкы, юмарт мөселманнар тырышлыгы белән авыл халкы мәчетле булды. Бүген анда бары тик газ гына тоташтырасы калган. Рәшит хәзрәт Солтанов: «Ел азагына мәчетебез ачылыр дип өметләнәбез», – ди.
-
Яшь җәлилчеләр
1 октябрьдән шагыйрь, данлыклы милләттәшебез Муса Җәлилгә багышлап II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Аны Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният, Мәгариф hәм фән министрлыклары оештыра. Әлеге чара РФ төбәкләрендә hәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау hәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, аның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру максатын күздә тота.