Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ил төкерсә – күл булыр 

Моннан бер гасыр чамасы элек, төгәлрәге 1924 елны, буш яткан җирләргә Сарман районыннан килеп төпләнгән халык таулар ышыгына сыенып утырган авылга Игенче дигән мәгънәле исем куша. Шул дәвердән бирле авыл халкы мәчетле булу хыялы белән яши. Туксан биш елдан соң Игенче мәхәлләсе барлыкка килә. «Күмәк көч күл күчерә» ди – район хакимияте, авыл халкы, юмарт мөселманнар тырышлыгы белән авыл халкы мәчетле булды. Бүген анда бары тик газ гына тоташтырасы калган. Рәшит хәзрәт Солтанов: «Ел азагына мәчетебез ачылыр дип өметләнәбез», – ди. 

Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина мәчет төзелү тарихы турында болай сөйли: «2018 елның Рамазан аенда район башлыгы Фаил Камаев, уразага зур хөрмәт күрсәтеп, ифтар ашы уздырды. Ифтар мәҗлесендә авыл җирлегендәге имамнар белән сөйләште, һәр мәхәлләнең хәл-әхвәлен сорашты, аларның үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлады. Игенче авылы имамы Рәшит хәзрәт Солтанов авылга мәчет кирәклеге турында сүз кузгатты. Кече авыл халкы үз көче белән генә мәчет сала алмаячагын ассызыклады. Рәшит хәзрәт: «Авылда киң җәелеп эшли торган эшмәкәрләр юк, халыктан җыелган акчага гына мәчет төзеп булмаячак», – дип турыдан-туры әйтте. Мәчет салуда район хакимиятенең ярдәм итүен сорады. Фаил Камаев: «Резерв фондыннан 1800 данә керамзит блоклар бирәбез, эшләгез генә», – дип, Рәшит хәзрәтнең фикерен хуплады. Җәй көне блокларны кайтарып та куйдылар. Менә шул рәвешле боз кузгалды.
Бу изге эшне уңышлы башкарып чыгу өчен һәрвакыт җае килеп торды. Игелекле эшнең тормышка ашуына район газетасының тәэсире зур булды. Март аенда «Якты юл» газетасы районда беренче тапкыр «Чәкчәк-шоу» фестивален оештырды. Бәйгедә Игенче авылыннан милли сыебызны пешерү остасы Гөлфирә Шәйхразиева да катнашты. «Энергетик» мәдәният сараенда оештырылган әлеге зур чарада Гөлфирә ханым авылдашлары исеменнән «Авылыбызга мәчет кирәк. Аллаһ йортын без менә шушы рәвешле күз алдына китерәбез» дип, чәкчәктән ясалган мәчет макетын тәкъдим итте. Игенче мәхәлләсе имамы Рәшит Солтанов та халык алдында чыгыш ясады, гает һәм җомга намазларын медпунктның бер бүлмәсендә укуларын әйтте. Хәйриячелектән читтә калмый торган юмарт мөселман – «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов мәчет төзелешенә 150 мең сум акча бирергә ышандырды.
Хәйрияче сүзендә тора, вәгъдә ителгән 100 мең сум Игенчегә килеп җитә. Шушы елның 18 маенда авыл халкы зур ышаныч һәм өмет белән эшкә тотына. Районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов авыл халкы белән киңәшләшеп, мәчетне иске клуб урынына төзергә дигән фикерне әйтә. Игенче халкы бу тәкъдимне кабул итә. Мәчет төзеләчәк җирне документлаштыралар, Аллаһ йортының проектын эшләтәләр. Өмә ясап иске клубны сүтәләр һәм Исмәгыйль Шәйхетдинов үзенең бульдозеры белән булачак мәчет урынын ялт иттереп чистартып та куя. Авыл халкы, шәһәрдән кайтып йөрүчеләр, бакчачылар – кем ничек булдыра ала, һәммәсе дә мәчет төзелешенә бердәм рәвештә кушыла. Хәмзә Шәмсиев үзенең КАМАЗ машинасы белән комын да, цементын да, балчыгын да алып кайта. Хатын-кызлар измә ясау өчен чиләкләп су ташып торалар. Мәчеткә нигез салына. Бу эштә башлап йөрүче Рәшит хәзрәт Солтанов – илебез келәтләрен икмәк белән тутыруда зур өлеш керткән кеше. Мәчет төзелешенә ул баш-аягы белән чума. «Рәшит хәзрәтнең улы Фәнис мәчетнең стенасын күтәрде. Фәнис Солтанов белән Дамир Галиуллин бергәләшеп мәчетнең манарасын һәм ярымайны ясадылар. Дамир – Рәшит хәзрәтнең оныгы, бабасына охшаган – алтын куллы. Җәй буена мәчет төзелешендә булышты ул. «Мәчетне салып бетермичә Чаллыга китмим», – дигән иде. Чын ир-егет икән, сүзендә торды», – дип, 26 яшьлек Дамир турында горурланып сөйлиләр игенчелеләр. 
«Авылдашларым – киң күңелле, юмарт һәм уңган-булган. Барысына да рәхмәт. Кайберләре хакында аерым әйтәсем килә. Наил Садыйков белән Таһир Гайнетдинов, ал-ял белмичә, мәчет төзелешенең башыннан ахырынача эшләделәр. Рөстәм Сәгыйдуллин – тормышның ачысын-төчесен татыган, Әфган сугышларын үткән, бик булдыклы кеше. Аның ярдәме дә зур булды. Рәфыйкъ Хәмидуллин, бертуган Рәсих белән Рәшит Сәгыйдуллиннар да ихласлык белән мәчет төзелешендә булыштылар. Мөәзин Газизҗан Ризатдинов мәчеткә электр кертте. Илдус Таҗиев та изге эшкә өлеш кертте. Авылыбызның хатын-кызлары Әлфизә, Гөлнәзирә, Гөлфирә, Мәрфуга җәй буена төзелештә эшләүчеләрне ризык белән сыйладылар. Авыл халкы үз көче белән мәчеткә фундамент салып, стенасын күтәреп, түбә астына кертте. Хакимият тарафыннан бирелгән акчага тәрәзәләр сатып алып куйдырдык. Газ котелы куелды. Бүгенге көндә урамнан үткән газны мәчеткә тоташтырасы гына калды. Авылдашларым мәчетебездә намаз укуны түземсезлек белән көтәләр. Гыйлемле, яшь муллабыз Рөстәм Үрмәкәев зирәк, уңган-булганлыгы белән дә сөендерә. Димәк, мәчетебезнең киләчәге бар, әлхәмдүлилләһ», – дип алдагысы көнгә зур өмет белән карый Рәшит хәзрәт Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Игенче авылында кемнәр мәчет салырга булышкан?

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев