Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь җәлилчеләр

1 октябрьдән шагыйрь, данлыклы милләттәшебез Муса Җәлилгә багышлап II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Аны Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният, Мәгариф hәм фән министрлыклары оештыра. Әлеге чара РФ төбәкләрендә hәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау hәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, аның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру максатын күздә тота. 

24 ноябрь көнне Тукай районында да «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең төбәк этабы узды. Чара Иске Абдул мәдәният йортында булды. Бирегә Түбән Кама, Яр Чаллы шәhәрләреннән, Актаныш, Мөслим, Зәй, Минзәлә, Әгерҗе, Сарман hәм Тукай районнарыннан шигырь cөйләүчеләр килде. Алар Муса Җәлил шигырьләрен татарча, русча, дөнья телләрендә башкардылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында үзләре язган өзекләрне укыдылар. Быел яңа номинация – татар милләтеннән булган фронтовик язучылар әсәрләрен сәхнәләштерү дә кертелде. Катнашучылар татар hәм рус телендә, яшь төркемнәренә бүленеп чыгыш ясадылар. Аларның чыгышларын шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге республика конкурсы премиясе лауреаты, ТР мәдәният министрлыгы hәм Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Ленар Шәех, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре hәм Халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесенең оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. 166 шигырь cөйләүчедән 32 бала өченче турга үтте. Казан шәhәрендә узачак бәйгедә Тукай районы данын Сәмәкәй мәктәбе укучысы Рузил Сөләйманов яклаячак. Ул Муса Җәлилнең «Тик булса иде ирек» шигырен сәнгатьле итеп укып, жюрины таң калдырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев