1 апрель 2026 яңалыклары
-
Тукай районына ТРның Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары килде
Бүген, 1 апрельдә, эшлекле сәфәр белән Тукай районына Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов килде.
-
Айрат Фәррахов КДМУ ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин университетның ректоры вазифаларын башкаручы итеп Айрат Фәрраховны тәкъдим иттеләр.
-
Радмир Беляев: Зыян күрүчеләргә түләүләр иртәгәдән башлана
«Нижнекамскнефтехим» предприятиесе фаҗигадә зыян күрүчеләрне һәм аларның гаиләләрен ярдәмсез калдырмый. Район башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, предприятие җитәкчелеге матди ярдәм күрсәтү һәм социаль гарантияләрне үтәү буенча мөһим карарлар кабул итте.
-
«Балкыш» лагерында тормыш кайнап тора
Балалар режимга тулысынча ияләнеп, һәр минутның кадерен белеп яшиләр. Район мәгариф идарәсе билгеләп үткәнчә, көн бик тыгыз, әмма җиңел уза.
-
Яр Чаллы – Водозабор трассасында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән
2026 елның 31 мартында якынча 16 сәгать 35 минутта Яр Чаллы һәм Новый поселогы тоташкан юлда ике җиңел машина бәрелешкән.
-
«Нижнекамскнефтехим»дагы янгынны сүндергәндә 27 яшьлек янгын сүндерүче һәлак булган
Кичә Түбән Кама заводында булган фаҗигадә Татарстан Республикасының Федераль янгын сүндерү хезмәтенең Түбән Кама филиалы 29-нчы янгын-коткару часте командиры Марат Назипов һәлак булды.
-
«СОГАЗ» Түбән Камадагы фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренә түләүләрне башларга әзерләнә
Түбән Кама заводындагы авариядә гомерләре өзелгән кешеләрнең якыннарына 3 миллион сум күләмендә компенсация биреләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Төп иминият суммасыннан тыш, компания җирләү чыгымнарын каплау өчен тагын 40 мең сумга кадәр акча бүлеп бирергә вәгъдә итә.
-
1 апрельдән Россиядән акча һәм алтын чыгару өчен яңа чикләүләр кертелә
Россия Финанс министрлыгы 1 апрельдән үз көченә керәчәк яңа чикләүләрне ачыклады. Президент указы нигезендә, читкә акча һәм алтын чыгару өчен махсус документлар исемлеге һәм рөхсәт ителгән аэропортлар исемлеге расланды.