1 февраль 2017 яңалыклары
-
Тукай районында тыл һәм хезмәт ветеранын юбилей белән котладылар
22 гыйнвар көнне тыл hәм хезмәт ветераны Феоктистова Анастасия Игнат кызына 90 яшь тулды. Юбилярга Тукай районы башлы исеменнән ихластан котлау сүзләрен җиткерергә Совет аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов килделәр. Алар Анастасия Игнатьевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан килгән шәхси котлау открыткасын һәм район...
-
Бикләндә шәхси йорт янды
28 гыйнвар көнне сәгать кичке 4 тулганда диспетчерлык хезмәтенә Биклән авылында шәхси йорт януы турында хәбәр килә. Авылдагы янгын сүндерү посты һәм шәһәрдән «пожарныйлар» килгәндә, йортның кухнясына һәм аның янындагы бүлмәгә ут капкан, тәрәзәләрдән һәм түбәдән куе төтен чыга торган була. Бу вакытка хуҗа йортта газны һәм электрны өзәргә өлгерә....
-
Саклык чарасын, иң беренче чиратта, җәяүле үзе күрергә тиеш
Статистикага күз салсаң, юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралганы - җәяүлеләрне бәрдерү очраклары. Узган ел район ЮХИДИ бүлеге шундый 21 фаҗигане теркәгән. Һәлакәтләрдә 4 җәяүле үлгән, 18 кеше сәламәтлегенә зыян алган. Бәхетсезлекләрдән саклану максатыннан район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген тагын бер кат...
-
Эшче һөнәрләр чемпионатында бикләнлеләр Алмаз Якупов белән Ринас Нуриев катнаша
1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә «WorldSkills» стандартлары буенча «Яшь белгечләр» дип исемләнгән региональ (республикакүләм) эшче һөнәрләр чемпионаты үтә. Шул уңайдан һөнәри уку йортлары җиң сызганып эшкә кереште. Җиңүчеләрдән «Worldskills Russia» чемпионатына Татарстан командасы тупланачак.
-
Урланган машинаны эзлиләр
Яр Чаллы полиция хезмәткәрләре 14 гыйнвардан 15енә каршы төндә урланган ак төстәге «ВАЗ-21061» автомобилен эзлиләр. Дәүләт номеры Р824УВ/16rus, 1997 елгы, идентификация номеры VIN ХТА210610W3940864. Хокук сакчылары әлеге факт буенча нинди дә булса мәгълүматы булган тукайлылардан 02 телефонына шалтыратуларын яки участок вәкаләтлесенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
-
Салкын тидерүчеләр районда кимегән, республикада арткан
Узган атнада районда кискен респиратор вируслы инфекцияләр йоктыруның 148 очрагы теркәлгән. Аннан алдагы атнада бу сан 481 булган. Яр Чаллының инфекцион больницасына авыр хәлдә Теләнче Тамактан пенсионер ир-ат китерелгән. Журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта хәбәр итүләренчә, республикада вирус йоктыручылар 2 процентка арткан. Эпидемик баскычның күтәрелүе аеруча өлкәннәрдә күзәтелгән, балаларда ул түбәнрәк...
-
Тагын 60 көнгә тыярга
Билгеле булганча, Иркутскида боярышник төнәтмәсен эчеп үлүчеләр саны кинәт арту белән бәйле фаҗигадән соң, Россия Федерациясе баш санитария табибы карары белән, илдә составында эчәргә яраксыз спирт булган продукцияне берәмләп сату 30 көнгә туктатылды. Бу кисәтү составында этил спирты 28 проценттан артык булган көнкүрештә кулланыла торган сыекчаларга кагыла. Шушы көннәрдә шул...