Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяү йөрсәгез, яктылык кайтаргыч фликерлар турында онытмагыз

Көннәр җылытуга бара, шуның белән бергә транспорт чараларының хәрәкәт итү тизлеге дә артачак, кар эрегәч, юлдагы җәяүлеләрне күрү дә кыенлашачак. Машина йөртүчеләрнең җәяүлене вакытында күрә алмавы күп һәлакәтләрнең сәбәпчесе булып тора да. Мондый аварияләр гадәттә тәүлекнең караңгы вакытында теркәлә. Тизлек 50 километр/сәгать булганда да җәяүле нибары 20-30 метрдан гына шәйләнә....

Көннәр җылытуга бара, шуның белән бергә транспорт чараларының хәрәкәт итү тизлеге дә артачак, кар эрегәч, юлдагы җәяүлеләрне күрү дә кыенлашачак. Машина йөртүчеләрнең җәяүлене вакытында күрә алмавы күп һәлакәтләрнең сәбәпчесе булып тора да. Мондый аварияләр гадәттә тәүлекнең караңгы вакытында теркәлә. Тизлек 50 километр/сәгать булганда да җәяүле нибары 20-30 метрдан гына шәйләнә. Машина йөртүче бу аралыкта җәяүлегә зыян салмыйча гына туктап кала алмый. Шуңа күрә җәяүленең куркынычсызлыгы иң беренче чиратта үзеннән тора. Бу вакытта беренче ярдәмчеләр - киемдәге яктылык кайтаргыч элементлар. Мондый җәяүле шактый ерактан күренә. Шуңа күрә дә яктылык кайтаргычлар хәзер бик күп илләрдә иң кирәкле атрибутлар санала. Мондый элементлар булганда машина йөртүчегә җәяүлене якыннан яктыртучы фарада 120-130 метрдан, ерактан яктыртканда 400 метрдан күрә.

Хәзер фликерларны теләсә кайсы сәүдә үзәгеннән алырга була, алар төрле формаларда, төрле зурлыкта сатыла. Ләкин шуны онытырга ярамый: яхшы күренсен өчен фликерлар ак яки лимон-сары төстә һәм 15 квадрат сантиметрдан да кечкенә булмаска тиеш. Шулай ук фликер киемдә ачык күренә торган җирдә урнашырга тиеш. Менә шушы очсызлы гына аксессуар үзегезнең яки балагызның гомерен саклап калырга мөмкин, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев