Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Игътибар үзәгендә – җәяүлеләр

Сентябрь аенда Татарстан Республикасында һәр өченче юл-транспорт һәлакәте җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле. Һәлакәтләрдә үлүчеләр саны да күпкә арткан.

Әйтик, тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыккан аварияләрдә 15 кешенең гомере өзелгән. Бу узган елның сентябрь ае белән чагыштырганда 7 кешегә күбрәк. Үлүчеләр, күпчелек очракта, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган кешеләр. 
Әлеге аяныч хәлне истә тотып, республикада һәм районда 15 октябрьдән «Җәяүле» дигән профилактик декада үтә. Чара 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә җәяүлеләрнең кагыйдә үтәп йөрүләренә – светофорның яшел утына гына чыгуларына, киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуына көчле игътибар биреләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев