Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Балаларны фаҗигадән саклыйк

Тиздән укучыларның язгы каникулы. Әти-әниләрнең күпчелеге эштә, алар балаларын бу көннәрдә һәрдаим контрольдә тота алмый. Балалар ишегалларына уйнарга чыга, түгәрәкләргә йөри, аларга автомобиль юллары аша да узарга туры килә. Ә язын машиналар кышка караганда күпкә арта, гаражларда һәм башка саклау урыннарында торган транспорт җир кардан ачылуга юлга чыга. Гадәттә мондый...

Тиздән укучыларның язгы каникулы. Әти-әниләрнең күпчелеге эштә, алар балаларын бу көннәрдә һәрдаим контрольдә тота алмый. Балалар ишегалларына уйнарга чыга, түгәрәкләргә йөри, аларга автомобиль юллары аша да узарга туры килә. Ә язын машиналар кышка караганда күпкә арта, гаражларда һәм башка саклау урыннарында торган транспорт җир кардан ачылуга юлга чыга. Гадәттә мондый машиналарның күпчелеге бар яктан да төзек булмый, шулай ук хуҗалары да юл йөрү кагыйдәләрен, транспорт белән идарә итү күнекмәләрен онытырга өлгергән була. Бозлавыкта машинаның тормоз юлы да озыная.

Әйтергә кирәк, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре, нигездә, өлкәннәрнең бу мәсьәләгә салкын каравы, җитәрлек игътибар бирмәве аркасында чыга. Бүген, каникуллар алдыннан, без балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен кабат-кабат аңлатырга бурычлы. Район ЮХИДИ бүлеге бу чорда балаларны да, машина йөртүчеләрне дә юлда бик сак булырга чакыра, әти-әниләрдән исә балаларына кагыйдәләрне һәрвакыт исләренә төшереп торуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл хђрђкђте иминлеге балаларныћ куркынычсызлыгы фаќига