26 март 2013 яңалыклары
-
Китапханәдә музыкаль кичә
"Татарстан" поселогы китапханәсе хезмәткәрләре «Лебедушка" балалар бакчасы белән бергә М.Җәлил иҗатына багышланган "Герой-шагыйрь эзеннән" исемле истәлекле кичә үткәрделәр. Чара истә калырлык узды. Китапханә мөдире М. Мирзаянова, татар теле укытучысы Г. Загрутдинова һәм балалар тамашачыларны чыгышлары белән шатландырдылар.
-
Ветеран көрәшче авылдашлар белән очрашты
Яңа Бүләк мәдәният йорты китапханәсендә милли көрәш остасы, жирлегебезнең хөрмәткә лаек һәм абруйлы ветераны Тәлгать Гайфуллин белән очрашу узды. «Билен кысып буган диләр, көрәшче булган диләр…» дип исемләнгән кичә бик тә җылы үтте, истә калырлык булды. Тәлгать ага очрашуга килгәннәрне тормыш юлы белән таныштырды, кунакларның күпләгән сорауларына җавап бирде, яшьләргә...
-
Балаларны фаҗигадән саклыйк
Тиздән укучыларның язгы каникулы. Әти-әниләрнең күпчелеге эштә, алар балаларын бу көннәрдә һәрдаим контрольдә тота алмый. Балалар ишегалларына уйнарга чыга, түгәрәкләргә йөри, аларга автомобиль юллары аша да узарга туры килә. Ә язын машиналар кышка караганда күпкә арта, гаражларда һәм башка саклау урыннарында торган транспорт җир кардан ачылуга юлга чыга. Гадәттә мондый...
-
“Хикмәтле хикмәтләре” спектаклен куйдылар
Биклән авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары күптән түгел авыл халкына Луиза Вәлиди иҗат иткән "Хикмәтле хикмәтләре" дигән комедияне тәкъдим иттеләр. Илнар Абдуллин, Розалия Гәрәева, Илдус Абдуллин, Фәния Абдуллина кебек шактый чарланган артистлар белән бергә спектакльдә мәктәп укучылары да уйнадылар. Фәнил Әхмәтшин Шамил ролен, Айназ Әхмәтҗанова -...