Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югалган кешене эзлиләр

Яр Чаллы шәһәренең полиция бүлеге 1932 елгы Александр Павлович Макаровны эзли. Ул Чаллының ГЭС бистәсе 2/10 йортында яши торган булган. Александр Макаров 2013 елның 8 июнендә өеннән чыгып китә һәм шуннан соң хәбәрсез югала. Билгеләре: карап торышка 80 яшьлек, буе 170-175 см, уртача тән төзелешле, чәче чал караңгы төстә. Өстендә...

Яр Чаллы шәһәренең полиция бүлеге 1932 елгы Александр Павлович Макаровны эзли. Ул Чаллының ГЭС бистәсе 2/10 йортында яши торган булган. Александр Макаров 2013 елның 8 июнендә өеннән чыгып китә һәм шуннан соң хәбәрсез югала.

Билгеләре: карап торышка 80 яшьлек, буе 170-175 см, уртача тән төзелешле, чәче чал караңгы төстә.

Өстендә караңгы төстәге куртка, кырый яклардан ак лампаслы кара төстәге спорт трикосы, аягында көрән төстәге туфли, башында кара төстәге бейсболка булган.

Аерым билгеләре: мыегы бар, уң колагы артында операциядән соң калган шрам, уң кул чугындагы баш бармагы белән имән бармак арасында якорь формасында татуировкасы бар.

Хәбәрсез югалганның паспорты Боровецкое урманы районы тирәсендә табылды. Башка документларны табучыларны, А.П. Макаров турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең 02 яки 8 (8552) 37-91-16, яисә 8-927-412-69-99 телефон номерлары буенча шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев