“Җырдай моңлы туган телем” шигырь бәйрәме узды
Татар теле безнең нигез, Ана теле - изге тел. Телебез бай, искитмәле, Онытмыйча саклыйк гел. Халыкара туган тел көненә багышлап Үзәк балалар китапханәсендә, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Рушания Гыйләҗева белән очрашу кичәсе узды. 22 мәктәпнең 7 "В" сыйныфы укучылары шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның "Кадерлик...
Татар теле безнең нигез,
Ана теле - изге тел.
Телебез бай, искитмәле,
Онытмыйча саклыйк гел.
Халыкара туган тел көненә багышлап Үзәк балалар китапханәсендә, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Рушания Гыйләҗева белән очрашу кичәсе узды. 22 мәктәпнең 7 "В" сыйныфы укучылары шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның "Кадерлик әниләрне", "Татар теле", "Чигү чигәм әле", "Тал", "Әниемә" һәм "Аяз абыйга" шигырьләрен яттан сөйләделәр. Рушания Гыйләҗеваның тормышында булган кызыклы вакыйгалар һәм очрашулар, олуг әдибебез Аяз Гыйләҗев белән бүгенге кунагыбызның туганнар булуы, балаларда зур кызыксыну уятты. Кичә ахырында шагыйрә яңа шигырьләрен укыды, укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
Кунагыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукай икәнен, ә мәктәптә яраткан фәне математика һәм физика икәнен белделәр. Соңыннан язучы балаларга үзенең автографы куелган яңа китапларын бүләк итте, дип хәбәр итте үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Лилия Хәкимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев