Яңалыклар

Яшь тукайлыларга район башлыгы паспортлар тапшырды

Россия көне уңаеннан бөтен илебез күләмендә "Без - Россия гражданнары" дигән акция узды. Төрле төбәкләрдә 14 яше тулган егет-кызлар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булды. Тукай районында Новый поселогында узган бәйрәм тантанасында 8 тукайлы паспорт алу бәхетенә иреште. Яшь гражданнарга шулай ук истәлекле медальләр дә тапшырылды. РФ Эчке эшләр министрлыгы миграция...

Россия көне уңаеннан бөтен илебез күләмендә "Без - Россия гражданнары" дигән акция узды. Төрле төбәкләрдә 14 яше тулган егет-кызлар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булды.

Тукай районында Новый поселогында узган бәйрәм тантанасында 8 тукайлы паспорт алу бәхетенә иреште. Яшь гражданнарга шулай ук истәлекле медальләр дә тапшырылды. РФ Эчке эшләр министрлыгы миграция пунктының Тукай раойны бүлеге начальнигы Любовь Назаргалиева әйткәнчә, бу егет-кызлар чын мәгънәсендә бәхетлеләр, чөнки Россия көнендә үткәрелгән шундый тантаналы бәйрәм чарасында паспортлы булу - ул бик сирәкләргә генә тәти. Документ тапшыру тантанасында яшь тукайлыларның әти-әниләре дә катнашты. Алар үзләренең сабыйларын әлеге вакыйга белән ихластан котладылар, чараны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев