Яр Чаллының 54нче гимназия укучылары җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашты
Яр Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясендә язучылар белән һәрдаим очрашулар булып тора. Шушы көннәрдә 4-5нче сыйныф укучылары Тукай районы Биклән авылында яшәп, шунда иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашты.
Кичә шагыйрәнең тормыш юлына багышланган презентация видеосы белән башланып китте. Ул биш китап, ике җыр дискы һәм 50гә якын җыр авторы, күп җырларына көйләрен дә үзе язган. Аның җырларын эстрадабызның танылган йолдызлары: Венера Ганиева, Әлфинә Әсһәмова, Индива, Илнар Сәйфиев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка бик күп җырчылар үз репертуарларына алган. Ул шулай ук Тукай районы гимны авторы һәм үзе яшәгән районның дистәләгән авылына җыр язган шагыйрә-композитор.
Видеоязма караганнан соң, мин, балаларның иҗатка никадәр тартылуы, игътибарлы булуларын тикшердем. Алар барлык сорауларыма дөрес итеп җавап бирделәр. Бик күп укучылар шагыйрәнең шигырьләрен ятлап килгән иде. Шулай ук башлангыч сыйныф укытучысы, хезмәттәшем Фәнзилә Фәйсүновна да Рәзинә Сәетгәрәева иҗатын үз итә, ярата икән. Ул аның «Яшьлек» дип аталган шигыре белән хәтта республика бәйгесендә җиңү яулаган. Бүген ул да авторны үз шигыре белән «сыйлады». Аннары укучылар шагыйрә апаларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Ул балалар бирәчәк сорауларга әзерләнеп килгән диярсең, һәрберсен дәлилләрлек матур шигырьләре белән җавап тотты. Очрашу кичәсенә әти-әниләр һәм өлкән яшьтәге кунаклар да килгән иде.Шагыйрәнең авылдашлары, укучым Айсылуның әнисе Светлана ханым һәм әбисе Наилә апа язучы 15 ел элек язган багышламаны искә алып укып киттеләр, Рәзинә ханыма рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан Рәзинә Сәетгәрәевага иҗатында зур уңышлар теләп, аның тарафыннан туган авылыбызга атап язылган «Бикләнем» җырын башкардым. Кунагыбызга истәлекле бүләкләр тапшырдык. Рәзинә ханым, үз чиратында, шундый җылы, матур эчтәлекле кичә оештырганыбыз өчен гимназия җитәкчелегенә, укытучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Соңыннан, Рәзинә апалары балаларга автограф куеп китапларын, үзе яшәгән Тукай районы «Якты юл» газетасында яңа гына басылган шигырь тәлгәшләрен һәм әле китапка кермәгән, әле генә каләменнән төшкән шигырьләрен бүләк итте. Шигырь сөйләргә яратучыларга матур балалар шигырьләре язып бирергә дә әзер икәнлеген әйтеп сөендерде апалары. Кыскасы, Рәзинә Сәетгәрәева иҗаты укучылар өчен дә, без - укытучылар өчен дә ачылмаган «серле сандык» булды. Соңыннан бүләк китапларыбызны тотып, истәлекле фотога төштек.
Фәния Сафина,
башлангыч сыйныф укытучысы.
Фото 54нче гимназия укытучылары тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев