Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыбыз бүләк алды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журнал-газетага язылучылар арасында «Язылган өчен телевизор» бәйгесен үткәрде. Җиңүчеләр «Татмедиа» редакцияләре тарафыннан чыгарылучы кимендә өч басмага язылган абунәчеләр арасында лотерея ярдәмендә билгеләнде. Безнең районнан җиңүче булып Түбән Суыксудан «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина танылды. Аңа матур итеп төрелгән сөлгеләр җыелмасын тапшырдык. - Үземне белгәннән бирле...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте журнал-газетага язылучылар арасында «Язылган өчен телевизор» бәйгесен үткәрде. Җиңүчеләр «Татмедиа» редакцияләре тарафыннан чыгарылучы кимендә өч басмага язылган абунәчеләр арасында лотерея ярдәмендә билгеләнде. Безнең районнан җиңүче булып Түбән Суыксудан «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина танылды. Аңа матур итеп төрелгән сөлгеләр җыелмасын тапшырдык.

- Үземне белгәннән бирле без газета-журналларга язылып бардык. Әти-әнием районыбызның «Якты юл» газетасын 1976 елдан, беренче саныннан башлап, бүгенге көнгә кадәр укып баралар. Үзем мәктәптә укыганда «Ялкын» журналын яратып укый идем. Хәзер «Татмедиа» җәмгыяте чыгарган «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Салават күпере», «Көмеш кыңгырау» басмаларына даими язылып барам, андагы язмаларны эшемдә кулланам. «Салават күпере»н үзем эшләгән балалар бакчасына алып барам. Бу журналдагы төсле рәсемнәр, кызыклы әкиятләр сабыйларга бик ошый. «Якты юл» газетасына гел язылам, мәгариф, мәдәният яңалыкларын, авыл хуҗалыгы хәбәрләрен, авылдашларым турында укырга яратам. Бәйге турында да газетадан укып белдем. «Татмедиа» тарафыннан чыгарылучы газета-журналлар бәйгеләрендә катнашырга тырышам. «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары үткәргән конкурсларда катнаштык. «Язылган өчен телевизор» бәйгесендә дә беренче тапкыр гына катнашуым түгел, җиңгәнем дә бар иде, - дип сөйләде Эльмира Навадировна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев