Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле үзгәрешләр

Узып баручы атна безнең район, аның халкы өчен зур, мөһим булган вакыйга белән истә калачак. 23 август, сишәмбе көнне, Яңа поселогында мәртәбәле кунаклар: ТРсы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Фаил Камаев катнашында олы тантана узды. Биредә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле, шулай ук, республика программалары кысаларында төзекләндерелгән ял паркы, спорт объекты, капиталь ремонттан соң Яңа поселогының мәдәният йорты ачылды.

Сишәмбе иртәсе Яңа поселогында яшәүчеләр өчен татар халкының күңел гимнына әйләнгән, бөек Тукайның «Туган тел» җырыннан башланып китте. Тантанага килгән кунакларны шагырь һәйкәле янында аның һәммәсенә дә  кечкенәдән үк таныш «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре, шигырь геройлары каршы алды. Яңа поселогы мәктәбе укучылары Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк», «Макмай», «Игеннәрем» әсәрләре белән тантананы ачып җибәрделәр. Аннары, бәйрәм кунаклары һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
– Ниһаятъ, халкыбызның бөек шагыре Габдулла Тукай исемен йөртүче районда аның һәйкәле булдырылды. Бу бик куанычлы һәм һәйкәлнең урнашу урыны да минемчә бик уңышлы – халык ял итә торган паркта, мәдәният йорты янәшәсендә куелган, – дип фикере белән уртаклашты ТРсы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов. 
Раойн башлыгы Фаил Камаев исә, һәйкәлнең шагыйрьгә, туган телгә багышланган чараларда мөһимлеге һәм кирәклеге турында әйтеп үтте. Шулай ук ул туган телне үстерү, аны саклап калу мәсьәләсен аерып чыгарды: 
– Туган телдә сөйләшү, телебезне саклап калу безнең өчен әһәмиятле мәсьәлә. Милли белем бирү юнәлешендә районның барлык мәктәпләрендә дә татар гаиләсеннән булган балаларның ата-аналары белем алу процессын татар телендә башкару турында теләк белдерделәр. Моннан кала, быел без укытуны рус телендә башкаручы Новотроицкое, Шилнәбаш һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә татар телендә укыту оештырылачак беренче сыйныфларны ачачакбыз, – диде Фаил Мисбах улы. 
Тукай һәйкәленнән кала, бу көнне Яңа поселогындагы ял паркы, роликлы чаңгы трассасын һәм капиталь ремонттан соң яңарган мәдәният йортын да карап чыктылар. 
2020 елда модульле чаңгы базаларын төзү республика программасын тормышка ашыру кысаларында, Яңа поселогында чаңгы базасы бинасы төзелгән иде. Спорт объектының мәйданы якынча 125 кв.метр тәшкил итә. Биредә биатлон, чаңгы ярышларына әзерлек алып барыла, базада 7 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шөгыльләнә. Быел исә, ТРсы чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты, «Сетевая компания» ҖЧҖе генераль директоры Илшат Фәрдиев ярдәме белән 800 метр озынлыктагы асфальт өслекле роликлы чаңгы трассасы салынды, 3 километр трассада яктырту эшләре башкарылды. 
Паркка килгәндә, 2022 елга ТРсы территориясендә заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча чараларны тормышка ашыру максаты белән, поселокның мәдәният йорты яны территориясендә Габдулла Тукай исемендәге парк төзелде. Финанслау республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акча хисабына башкарылды. 
Агымдагы елда мәдәни объектларны капиталь төзекләндерү программасы кысаларында шулай ук Яңа поселогындагы мәдният йорты да төзекләндерелде. Биредә кунаклар өчен шәҗәрәләр, тематик китаплар, кул эшләре күргзмәсе оештырлган иде. Шулай ук алар мәдәният йорты сәхнәсендә «Энҗе» бию коллективы чгышын да күрә алдылар. 
Бәйрәм кунаклары бер уңайдан поселок янындагы, быел гына төзекләндерелгән гидротехник корылманы карап чыктылар, Марат Готович район башлыгы белән эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә булып, районның бүгенге тормышы, сулышы белән танышып чыгарга өлгерде.  
Шундый зур һәм әһәмиятле чараны онытылмаслык, оешкан төстә уздырып, Тукай районы үзен  аграр яктан гына түгел, социаль-мәдәни юнәлештә дә көчле, куәтле һәм халыкчан булуын танытты.

Алсу Тимерханова
Рөстәм Зәкиев фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев