Күңелле үзгәрешләр
Узып баручы атна безнең район, аның халкы өчен зур, мөһим булган вакыйга белән истә калачак. 23 август, сишәмбе көнне, Яңа поселогында мәртәбәле кунаклар: ТРсы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Фаил Камаев катнашында олы тантана узды. Биредә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле, шулай ук, республика программалары кысаларында төзекләндерелгән ял паркы, спорт объекты, капиталь ремонттан соң Яңа поселогының мәдәният йорты ачылды.