Укучыларым белән горурланып яшим
Укучыларым мәктәпне тәмамлаганга 45 ел үтеп киткән. Аларның балачак елларын, эшләгән мәктәбемне, хезмәттәшләремне исемә төшерә-төшерә, сыйныфташлар очрашуына барам.
1970 елны мине 4 сыйныфка җитәкче итеп билгеләделәр, өч авылдан 33 бала күзләрен мөлдерәтеп, миңа зур ышаныч белән карыйлар иде. Күзкәйнең үзеннән генә түгел, алар Югары Байлар, Иске Байлардан килеп, күпләре интернатка урнашып укыды. Менә шуларны искә төшереп, укучыларым белән очрашуга барам, аларның йөзләре бер-бер артлы күз алдымнан үтә. Танырмынмы аларны?
Очрашу урыны итеп алар үзләренең сыйныфташлары ясаган Хәлим күле буен сайлаганнар. Хәлим Гәрәев уңган да инде, елганы буып куеп, бик мул сулы күл булдырган, аңа балыклар җибәргән, ярларына агачлар утырткан. Биредә ул ял итү урыннары әзерләп, бөтен мөмкинлекләрне булдырган. Менә шушы табигать кочагында очрашуыбыз башланып та китте.
Табындагы ризыкларны укучыларым үзләре пешереп алып килгәннәр. Һәркем үзенең гомер юлы, кайда эшләве, нинди уңышларга ирешүе, гаиләсе турында сөйләде. Сагынып мәктәп елларын, кайбер кызыклы вакыйгаларны искә алдык. Укучыларым арасында кемнәр генә юк икән, югары белемле укытучылар, мәктәп директорлары булып эшләүчеләр дә, медицина өлкәсен сайлаган фельдшерлар да, сәүдә белгечләре дә бар. Мактаулы исемнәргә, югары бүләкләргә лаек булганнарын да күреп сөендем.
-– Безнең өчен беренче урында әти-әни, туганнар, гаилә булса аннан соң бергә укыган сыйныфташлар, укыткан укытучылар – дип тормышларындагы мөһим әйберләрне билгеләп үтте бу сөйләшүләребездә Хәлим Гәрәев.
Алты сәгатькә сузылган күңелле очрашуда Күзкәй мәктәбенең элеккеге укытучыларын, интернант тәрбиячеләрен зур рәхмәт сүзләре белән искә алдык. Бигрәк тә Уфа шәһәренә бергәләп экскурсиягә барганны искә төшереп сөйләделәр. Чаллы пристане аша Агыйделдән шушы матур шәһәргә барып кайтканны хәтерләрдә янә бер яңартып алдык.
Элеккеге укучыларым минем белән һәрвакыт элемтәдә торалар, килеп өемә ярәм дә итәләр. 80 яшьлегемне дә бик матур итеп уздырдылар. Инде хәзер бер-берсен эзләп тапканнар. Очрашу ахрында тагы биш елдан тагын очрашыйк, дип таралыштык. Рәхмәт, сезгә балаларым, онытмаган, хөрмәтләгән өчен. Мин гомер буе минем укучыларым, дип сезнең белән горурланып яшим. Барыбыз да исән-сау булыйк!
Разия Бәхтегәрәева,
Яңа Байлар авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев